3М компаниясе Россиядә җитештерү урнаштыруын дәвам итә

2018 елның 20 июле, җомга

3М компаниясе Россиядә җитештерү урнаштыруын дәвам итә


3М компаниясе “Алабуга” МИЗда үз заводның җитештерү күәтләрен алдагы киңәйтү турында белдерә.
Икенче кварталда елга 160 меңнән артык литр җитештерү күләме булган продуктларны җитештерүе башлап җибәрелде:

-    3M™ ScotchkoteTM L409 торбаларының антикоррозияле саклау өчен эпоксид праймер

-    3M™ ScotchkoteTM 162HB нефть һәм техник су торбаларының антикоррозияле саклау өчен ике компонентлы эпоксид капланма

-    3M™ ScotchkoteTM 175UC химик яктан агрессив сыеклык белән резервуарлар өчен ике компонентлы эпоксид капланма

Ел азагына кадәр заводта елга 30-40 мең литр күләмендә антикоррозияле саклауның ике линиясе эшли башлачак:

-    Авиация һәм башка ягулык өчен торбаүткәргечләре  өчен 3M™ Scotchkote™ ЕА4 2217 эчке эпоксид капланмасы

-    Эпоксид капланмаларны буяганда җиһазны чистарту өчен 3M™ Scotchkote™  SA65 эреткече

-    Полиуретан капланмаларны буяганда җиһазны чистарту өчен 3M™ Scotchkote™  PU71 эреткече

Әлеге продукция Россиядә генә түгел, чит илләргә дә сатыачак. Алар арасында Бөекбритания, Испания, Польша, Чехия, Фарсы култыгы илләре һәм Согуд Гарәбстаны.
Элек компания наноматериал Метаклэй™ Монамет™ 1O4 белән 3M™ Scotchkote™ 352 торба үткәргечләре өчен полиуретан антикоррозияле капланмалар, 3M™ Scotchkote™ EP2306 SF. Эпоксид капланмаларын җитештерү турында белдерде. Ел башыннан Газпром, Чиләбе торба заводы компанияләренә 100 мең литр җитештерелде.

3М инвестицияләре 2018 елда “Алабуга” МИЗ җитештерүенең үсешенә 1,4 млн доллар тәшкил итте. 

Җиттештерүнең киңәйтүе 3М компаниясенең Англиядән 3М бер комплексының җитештерү күәтләрен “Алабуга”га күчерү буенча стратегик планына туры китереп башкарыла.

Россия һәм БДБ илләрендә 3М Генераль директоры Матс Фриберг:

“Бу 3М компаниясенең Россиядә һәм Татарстанда нефтехимик комплексы оешмалары белән интеграцияләү стратегиясенә туры килә, Россия һәм БДБ илләре өчен антикоррозияле капланмалары линейкасын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә күрсәткән ярдәм һәм проектларны тормышка ашыруда актив позициясе өчен бик зур рәхмәт белдерәм”.

Бу көннәрдә Матс Фриберг Татарстан Республикасында тора, ул бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов беллән беренче тапкыр очрашты. Фриберг әфәнде шулай ук Татнефтехиминвест компаниясенең Директорлар советының утырышында катнашты, Казаньоргсинтез  вәкилләре һәм Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе белән очрашулар уздырды.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина:

“3М компаниясе – Татарстанның иң ышанычлы партнерларның берсе. Корпорация республикада 2012 елда инвестицияли башлады. Шул вакытта республикада җитештерү ачылды. Бу дөнья инвесторлары өчен уңай инвестицион климат булуы турында әйтә. 

Төрле авырлыклар булуга карамастан, Америка инвесторлары Татарстан территориясендә бизнес үстерергә дәвам итәләр. Татарстанга 3М Генераль директоры Матс Фрибергның визиты яңа проектларны башлап җибәрәчәк һәм эффектив партнерлыкны ныгытачак”.

3М компаниясе регионда 10 ел дәвамында төрле социаль-мөһим программалар үткәрә. Алар халык куркынычсызлыгын арттыру һәм сәламәтлек саклау секторы үсешенә юнәлгән. Мәсәлән, 3М ОГИБДД белән бергә “Кайгыртучан ана” конкурсын үткәрә. Узган елда компания 20 зур сәнәгый оешмалар эшчеләре өчен “Профессионалларны саклау елы”н үткәрде. ТР Хезмәт инспекциясе һәм ТР карамагындагы Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре катнашуы белән программа кысаларында 7 мең кеше белем алды. 
Рокада Мед стоматология компаниясе белән бергә 3М Казан Дәүләт Медицина университетының студентлар-стоматологларны укыту сораулары буенча партнер булып тора. Конгресслар һәм семинарлар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International