Татарстан муниципалитетлары инвесторлар өчен бердәм финанслауны җәлеп итү механизмнарын үзләштерәчәкләр

9 август 2018 ел., пәнҗешәмбе

Хәзерге икътисади хәл инвестицион поректларның финанс модельләрен эшләп бетерү кирәклеген таләп итә – яңа проектларны башлап җибәрүдәбердәм финанслау кысаларында дәүләт ярдәме яхшы эшләүче инструмент булып тора.

Инвестицион үсеш агентлыгында муниципалитетлар вәкилләре өчен семинар уздырылды, анда экспертлар, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре һәм компанияләрнең топ- менеджерлары инвестицион проектлар белән эшләү аспектлары, федераль инструментларны куллану белән аларның мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Инвесторлар белән эш итүнең яңа механизмнары турында белемне Татарстан муниципалитетларның 64 вәкиле тупладылар.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының юридик бүлеге рәисе Элина Сиротина инвесторлар белән эш итүнең хокук аспекты, канунчыллыкта үзгәрешләр турында сөйләде. Татарстанда эшне башлап җибәрергә теләгән эшмәкәрләргә дәүләт ягыннан күрсәтелгән ярдәм чаралары белән таныштырды.

Татарстанның машина төзелеше кластеры идарәсенең рәисе Сергей Майоров кунакларга сәнәгый кластерда бердәм финанслауны алуда документларда еш кына очрый торган хаталар һәм үзенчәлекләр турында белдерде. Аның сүзләре буенча презентацион бизнес-миссияләрдә республиканың бөтен сәнәгый оешмалардан бары тик 30% катнаша. Ул компанияләрне үз продукциянең алга таба мавыктыруда активрак булырга һәм кластер оештырган бөтен чараларда катнашырга чакырды.

«Барс Технолоджи» ҖЧҖ Үсеш буенча директор Олег Кулаков компаниянең дәүләт субсидияләрен алуда тәҗрибәсе белән уртаклашты, «Тимер Банк» ААҖ идарәсе урынбасары Юрий Коптелов эчке инвестицияләрне формалаштыруда кооператив механизмнарны куллануда тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләгәнчә, республика икътисадка акча җәлеп итү өчен Татарстан районнарының брендларын алга таба мавыктыруда комлекслы эшне башларга ниятләнә, үзидарә органнарына инвесторлар белән эшне активрак башкарырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования