«Нижнекамскнефтехим» чит ил партнерлары белән электрон документ әйләнешен кертте

2018 елның 17 августы, җомга

«Нижнекамскнефтехим» ААҖ нефтехимия өлкәсендәге Россия компанияләрнең иң беренчеләрдән булып халыкара компанияләр белән юридик яктан мөһим электрон документ әйләнешен оештырды. Ул оешманың идарә системасы белән бәйләнгән.

Проект 2017 елда ватан контрагентлары белән эштә башлап җибәрелгән. Процесс интеграцион чишелешне кертүне генә түгел, бизнес- процессларны үзгәртүне дә күз алдында тота.

Проектның беренче этабы күләменә әзер продукцияне алуга ышанычнамә керде, бу документацияне эшкәртүгә чыгымнарны киметергә һәм чит ил сатып алучыларга төяп озатуда формалаштыру вакыт киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Компаниянең алдагы планнарда электрон формада алмашуга тиеш булган документлар исемлеген киңәйтү тора.

Халыкара электрон документ әйләнешен куллану партнерлар арасында аралашуда уңай эффектын бирәчәк һәм валюта контроле агентлары белән компаниянең документ әйләнешен җиңелләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Технологик яктан алмашу «Контур. Диадок» платформасыннан «ПФ «СКБ Контур» операторы аша оештырылган.

«Нижнекамскнефтехим» ААҖ – Көнчыгыш Европада нефтехимик компанияләрнең иң зурларның берсе, синтетик каучук, пластик һәм этилен ватан җитештерүчеләре арасында алдынгы позицияләрдә тора. Ул “ТАИФ” компанияләр группасына керә. Компаниягә 1967 елда нигез салынды, төп җитештерү күәтләре Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә урнашкан.

Чыгарылган продукция ассортиментында 120 төр бар. Акционерлы җәмгыять продукциясе Европа, Америка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 50 дәүләтенә экспортлана. Продукциянең тулай күләмендә экспорт өлеше  якынча 50% тәшкил итә.

 

фото: Степанов Слава

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International