Гольф буенча беренче «TIDA Golf Challenge 2018» бизнес-турниры тәмамланды

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

4-6 сентябрьдә «TIDA Golf Challenge 2018» турниры Татарстан Республикасына бизнес-миссия белән килде. Спорт чарасының дусларча атмосферасы һәм ярышу рухы яңа эшлекле элемтәләр урнаштырырга һәм Россия белән Финляндиядән килгән катнашучыларны берләштерергә ярдәм итте.

«TIDA Golf Challenge 2018» турнирын оештыручылар ТИМ Консультация төркеме һәм «Россия берләштерә» Милли җыелма төркеме җанатарлары клубы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә.

Программа кысаларында катнашучылар Иннополис IT-шәһәрендә булдылар һәм һәвәскәрләр гольф-турнирында уйнадылар. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында урнашкан Бердәм тәкъдим итү үзәгенә килү фин кунаклары өчен илһам йотымы кебек булды, анда алар республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы белән танышып кына түгел, ә регионның милли үзенчәлекләре белән ләззәтләнә алдылар. 

Ике көнлек гольф-турнирында Маури Нюланд, танылган хоккей кирәк-яраклары һәм спортчыларның пассив куркынычсызлык чараларын җитештерүче «Tackla» компаниясенең идарә итүче директоры һәм милекчесе, җиңде.

«Бу безнең Татарстанга беренче визит һәм без чыннан да сокландык. Регионның инвестицион инфраструктурасы белән танышу, яңа Иннополис шәһәрен күреп кайту, безнең өлкәдә эшләүче Россия предприятиелары белән элемтәләр урнаштыру безнең максат иде. Без Казанның гольф-клубы кырында уйнап карамыйча китә алмадык, һәм ул көтелгәннән дә арттырып җибәрде. 18 чокырчыклы уенның ике раунды бер сулышта үтте. Ә кырның сыйфаты һәм Идел үзәненә искитмәле күренеш безнең Зөя калкулыкларында булуны чыннан да онытылмаслыкка әйләндерде», дип үзенең хисләре белән уртаклашты турнирда җиңгән Маури Нюланд.

«Россия берләштерә» Милли җыелма төркеме җанатарлары клубы Президенты Эдуард Латыпов «бизнес һәм спорт» өлкәсендә үткәрелә торган уртак чараларның мөһимлеген ассызыклады.

«Гольф турниры Татарстанда уздырыла торган спортка багышланган бизнес-чараларын дәвам итте. Бай эчтәлекле эшлекле программадан һәм гольфтан тыш без өч тапкыр Гагарин кубогын откан һәм хәзерге моментта шул кубок иясе булган АК Барс хоккей клубының матчын күзәттек. Чараларыбызны оештыруга ярдәм күрсәткән Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына рәхмәт белдерәбез, катнашучыларның чараны бик яхшы оештыру турында үзгәрешсез уңай бәяләмәләрен ишетү һәрвакыт күңелле. Без җанатарлар бизнес-клубының, «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый эшмәкәрләр оешмасы белән уртак проектыбызның, эшен дәвам итәбез», дип хәбәр итте Эдуард Латыпов.

«Бизнес белән спорт арасында элемтә бик нык. Чараны үткәрүнең шундый форматы нәтиҗәле нетворкинг мөмкинлеген бирә. Быел җәй көнне без инде шундый төрдәге беренче чараны - 4-6 июльдә Казанда һәм Иннополиста җанатар бизнесменнар арасында үткән «TIDA Business Cup 2018» дөнья чемпионатын уздырдык. Россия һәм төрле илләрдән җыелган эшмәкәрләр, потенциаль инвесторлар футбол турнирында катнаштылар, Татарстанга инвестицияләүнең мөмкинлекләре, республикада һәм перспектив куышларда һәм регионда тормышка ашыра алырлык проектларда эшләүнең уникаль шартлары турында тулы мәгълүматны алдылар. «TIDA Golf Challenge 2018» әлеге концепциядәге икенче чара булды, һәм соңгы түгел дип ышанам!», дип белдерде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International