2018 елның 21 сентябрендә Казан ватан паллиатив медицинасы профессионалларын җыячак

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 21 сентябрендә Россиянең иң динамик регионнарының берсенең башкаласы – Казан  ватан паллиатив медицинасы профессионалларын җыячак. 1000-еллык шәһәрнең кунакчыл җирендә «Паллиатив ярдәм. Профессионализм һәм шәфкать аша тормыш сыйфатына» Бөтенроссия конференциясе узачак.

Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник онкология диспансеры, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) статистикасы буенча бүгенге көндә бөтен дөньяда ярдәм кирәк булган кешеләрнең 14%ына гына паллиатив медицина ярдәме күрсәтелә. БССО мәгълүматы буенча хәзерге көндә Россиядә генә паллиатив ярдәменә 1 млн.нан артык кеше мохтаҗ. Паллиатив медицина ярдәмендә глобаль ихтыяҗ инфекцион булмаган авырулар һәм халыкның картаюы аркасында алга таба да артачак.

Бүгенге көндә паллиатив медицина ярдәме – авыруны иртәрәк ачыклау, авырту һәм башка физик симптомнарга җентекләп бәя бирү һәм дәвалау, шулай ук психосоциаль һәм рухи ярдәмне күрсәтү хисабына газапларны юк итү һәм җиңеләйтү аша тормыш өчен куркыныч булган авыру белән бәйле проблемаларга юлыккан авыруларның һәм аларның гаиләләренең тормыш сыйфатын яхшырту юлы.

Россия 2017 елның 14 декабрендә узган паллиатив медицина ярдәме төшенчәсен киңәйтергә һәм аны күрсәтү тәртибен, шулай ук дәвалап булмый торган авыруларга социаль хезмәт күрсәтү тәртибен аныкларга чакырган Россия Федерациясе Президентының ел саен үтә торган пресс-конференциясеннән соң паллиатив медицина үсешендә сизелерлек адым ясады. 2018 елда Россия Хөкүмәтенең резерв фондыннан паллиатив медицина ярдәмен үстерүгә юнәлтелгән Федерациянең субъектларына бюджетара трансфертларны тормышка ашыру өчен 4,35 млрд. сум күләмендә бюджет акчалары бүлеп бирелде. Сәламәтлек саклау министрлыгы паллиатив ярдәмен үстерү «юл картасын» дәүләт программасына кертте.

Татарстан Республикасы ватан паллиатив ярдәме пионерларының берсе булып тора. 1993 елда Казанда илдәге беренче паллиатив ярдәме бүлекләренең берсе ачылды. Бүгенге көндә, республика 25-еллык паллиатив ярдәмен күрсәтү тәҗрибәсен җыйган һәм тәүлек буе стационар һәм күчмә паллиатив ярдәмен күрсәтергә ярдәм итүче уникаль тариф сәясәтен тормышка ашыра алган.

«Сәламәтлек саклау системаларын үстерү 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеше стратегиясенең төп юнәлешләренең берсе. Тормыш сыйфатын яхшырту һәм авыруларны кисәтү, авыруларның газапларын җиңеләйтү һәм аларга психологик ярдәм күрсәтү темалары турында дөньяда актив фикер йөртәләр. Ватан паллиатив медицинасы экспертлары 21 сентябрьдә Казанда Бөтенроссия конференциясендә әлеге өлкәдәге аеруча кискен мәсьәләләр буенча чишелешләрне табу өчен җыелачаклар.», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Конференция кысаларында Татарстан Республикасы аеруча мөһим мәсьәләләр – паллиатив ярдәмен файдалана алу дәрәҗәсен арттыру, социаль юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешмалар институтын үстерү, медицина һәм социаль хезмәткәрләр арасында паллиатив медицина ярдәме өлкәсендә мәгълүмат туплау, авыртуны бетерә торган чараларны куллануга кагылышлы норматив җайга салу, онколог-табиблар һәм гомуми практика табиблары арасында хезмәттәшлек буенча чишелешләрне эзләү өчен иң яхшы ватан паллиатив медицина экспертларын җыячак.

Конференция спикерлары арасында Россия паллиатив медицина Ассоциациясе Идарәсе рәисе Георгий Новиков, баш штаттан тыш РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив медицина ярдәме белгече Диана Невзорова, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фаррахов, Анжела Вавилова исемендәге Иҗтимагый Хәйрия Фонды Идарәсе рәисе Владимир Вавилов, «Вера» хосписларга ярдәм күрсәтү хәйрия Фонды оештыручы, Мәскәү шәһәре Сәламәтлек саклау Департаменты карамагындагы авыруларның хокукларын яклау буенча Иҗтимагый оешмалар Советы әгъзасы Анна Федермессер, Мәгълүматлаштыру халыкара академиясе академигы, профессор, медицина фәннәре докторы Василий Падалкин һәм башкалар  чыгыш ясыячак.

Тулырак мәгълүмат һәм регистрация http://www.palliativecarekazan.com/  сайтында.

Конференцияне оештыру комитеты: +7 843 570 39 93, Guzal.Bikanacheva@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International