Спорт индустриясендә уникаль мультиформатлы вакыйга

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

22-23 сентябрьдә «Казан Арена» стадионы территориясендә «МУЛЬТИ СПОРТ ЭКСПО-2018» масштаблы спорт вакыйгасы узачак.

Казан - Россиянең спорт башкаласы, һәм халыкның спортка карата кызыксынуы һәр яңа чемпионат белән үсә бара. МУЛЬТИ СПОРТ ЭКСПО мәйданы мөмкин кадәр күп татарстанлылар, шул исәптән балалар да, күптөрле спорт төрләрендә үзләрен сынап карап, һәм ошаганын сайлап, гади җанатарлардан киләчәк чемпионнарга әйләнү юлын үтә алу өчен оештырылган.

МУЛЬТИ СПОРТ ЭКСПО кысаларында 5 интерактив зона эшлиячәк:

1. SPORT FEST - 50 спорт коллективларының чыгышлары, якты спорт тамашасы, спорт модасы дефилесы һәм мастер-класслар;

2. SPORT EXPO - Казанның 100 спорт индустриясе компанияләре күргәзмәсе-сату урыны. Төп игътибар юнәлтелгән аудитория белән туры сөйләшү һәм франшизалар;

3. SPORT PARK - гаиләләр һәм дуслар компанияләре өчен актив ял территориясе! 50 спорт активити мәйданы һәм зур өстәл уеннары;

4. SPORT STARS - спорт йолдызлары белән тере ток-шоу һәм чын уңыш очраклары;

5. SPORT BUSINESS FORUM - менеджмент һәм маркетинг өлкәсендә спорт индустриясе өчен беренче махсуслаштырылган форум.

Россиядә һәм чит илләрдә аерым клубларның, лигаларның, федерацияләрнең һәм спорт объектларының, бизнес алымнарын һәм маркетинг инструментларын кулланып, үзләренең керемнәрен арттырганнарының һәм бу аларга сыйфатлырак эшләргә ярдәм итүнең уңышлы мисаллары билгеле. SPORT BUSINESS FORUM катнашучыларны «Спорт бизнес буларак» уңышлы концепциясе белән таныштырачак.

Шулай Форумның эшлекле программасы кысаларында индустриянең төп бизнес-мәсьәләләре турында фикер алышачаклар:

  • Спорт тармагына ничек дотация бирелә торганнан табышлыга әйләнергә
  • Ничек спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру мәсьәләләрендә икътисадны сафка бастырырга
  • Спорт оешмасының PR һәм GR
  • Спорт индустриясенә шәхси инвестицияләр
  • Спорт клубы кеременең чыганаклары белән эш: грантлар, спонсорлык, хәйрия эшчәнлек, билетлар, атрибутика
  • Спорт корылмалары белән нәтиҗәле идарә итү
  • Спорт вакыйгаларының event-менеджменты
  • Спорт менеджменты өлкәсендә белем алу һәм квалификация күтәрү
  • Спорт федерациясе һәм лиганың социаль челтәрләрендә эшне оештыру
  • Спорт оешмалары һәм вакыйгаларын алга таба мавыктыруда digital-инструментлар роле

SPORT BUSINESS FORUMда катнашу өчен хакимият вәкилләре, спорт федерацияләре җитәкчеләре, спорт клублары җитәкчеләре, спорт өлкәсендәге эшмәкәрләр, спорт объектлары җитәкчеләре, спорт өлкәсендәге компанияләрнең җитәкчеләре, шулай ук ММЧ вәкилләре чакырыла. Уңышка таба юл үткән кешеләр белән бергә сез менеджмент, маркетинг һәм спорт федерацияләрен, лигаларны һәм компанияләрне оештыруда белемнәрне киңәйтәчәксез һәм осталыкны арттырачаксыз.

Карар кабул итегез һәм бүген үк профессионаллар даирәсенә кушылыгыз!

Тулырак http://multisportexpo.ru/ сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International