Заманча инженерлык системалары. Сәламәтлек архитектурасы (Modern Engineering System – MES)

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

4 октябрьдә Татарстан башкаласында «Заманча инженерлык системалары. Сәламәтлек архитектурасы (Modern Engineering System – MES)» фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Стеналарның стериль бертөрле аклыгына күмелгән кырыс биналардан җентекләп уйланылган интерьерлы хикмәтле, гаҗәеп архитектура формаларына әйләнеп, соңгы гасырлар эчендә хастаханә архитектурасы һәм дизайн нык үзгәрде. Медицина учреждениеларының архитектурасы җитәрлек дәрәҗәдә консерватив булса да, архитекторлар бу өлкәдә дә инновацион планлаштыру чишелешләрен куллана алалар. Соңгы елларда медперсоналның нәтиҗәле эшенә һәм авыруларның тизрәк дәвалануларына ярдәм итүче уңайлы мохитне булдыруга зур игътибар бирелә. MES конференциясе - сәламәтлек саклау объектлары архитектурасы, төзелеше һәм реконструкциясе өлкәсендә эшләүче югары дәрәҗәдәге экспертларны берләштерүче Россия базарындагы бердәнбер мәйдан.

Чараны уздыру урыны очраклы рәвештә сайланмаган. Татарстан зур үсешкә ия булган сәламәтлек саклау системасы булган динамик рәвештә үсә торган регион булып тора. Гомер озынлыгын арттыру һәм медицина үсеше 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясенең төп тезислары рәтенә керә.

Чараны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ярдәмендә «Регионара клиник-диагностика үзәге» ДССАУ белән бергә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештырачак.

«MES конференциясенең төп аермасы - аның сыйфатлы эчтәлеге һәм Европа белән АКШтан җыелган дөньякүләм дәрәҗәдәге экспертлар. Проектларны төзү буенча иң яхшы дөньякүләм һәм Россия тәҗрибәсен тапшыру максаты белән дөньяның төрле илләрендә тормышка ашырылган сәламәтлек саклау объектларын җентекләп тикшерү, архитекторлар һәм дизайнерлар өчен бердәм белемнәр мәйданын оештыру, шулай ук медицина инфраструктурасын үстерү өлкәсендәге үзебезнең илдә яшәүче белгечләрнең квалификациясен күтәрү чараның төп максатлары булып тора!» - дип хәбәр итте Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Беренче конференция 2006 елда узды. 12 еллык тарихы эчендә проект киң әйләнешләр алды. 2017 елда чара үзенең мәйданында 350 Россия архитекторларын һәм дизайнерларын, Германия, Швеция, Франция, Нидерландтан клиникаларның җитәкчеләрен, профильле оешмаларның вәкилләрен һәм тәэмин итүчеләрен, шул исәптән дөньякүләм дәрәҗәдәге 20 экспертны җыйды.

 MES 2018 конференциясе сәламәтлек саклау объектларының һәм иҗтимагый киңлекләрнең проектларын төзү, төзелеше һәм реконструкциясе буенча тәҗрибәне уртаклашу максаты белән сәламәтлек саклау өлкәсендәге җитәкчеләрне һәм ведомстволарны, архитекторларны һәм проект оешмаларын, дизайнерларны һәм җитештерүчеләрне, клиникалар һәм медицина үзәкләренең җитәкчеләрен, министрлыкларның вәкилләрен җыячак. Быелгы чараның программасында Татарстан Республикасының һәм гомумән Россиянең медицина инфраструктурасының үсешенә, медицинада мәгълүмати технологияләрнең роленә багышланган сессияләр һәм башкалар. Вакыйга «Гранд Отель Казан» кунакханәсе мәйданында узачак.

Катнашу шартлары турында мәгълүмат, шулай ук чараның программасы белән http://meskazan.ru/ сайтында танышырга мөмкин.

Конференцияне оештыру комитеты:  +7 843 570 39 93, Guzal.Bikanacheva@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International