Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте

24 сентябрь 2018 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт Советына еллык юлламасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының 40-нчы утырышы кысаларында мөрәҗәгать итте.

Чыгыш барышында Президент елга төп максатларны билгеләде һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча системалы эшне алып бару кирәклеген ассызыклады:

Халык белән эшне ныгыту

Татарстан халкы республика министрлыкларының һәм идарәләрнең приоритетлы максатларын үзләре билгеләчәкләр.

“Сентябрьдә Татарстанның кайбер башкарма органнарның халык алдында максатлар һәм бурычларны формалаштыру һәм контрольдә тоту буенча проект башлап җибәрелде. Әлеге эш дәвам ителәчәк”, - дип Рөстәм Миңнеханов билгеләде.

ММЧ ролен арттыру

Бүгенге көнгә ММЧ мөһим бурычы – аерым аудиторияләргә, каналларга мәгълүмат җиткерү. Монда ММЧ җаваплылыгы арта. Чыгыш барышында министрлыклар, идарәләр һәм муниципалитетларның дөрес булмаган мәгълүматка җавап бирү тизлегенең мөһимлеге ассызыкланды.

Регионара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү

Халыкара элемтәләрне үстерү мөһим факторга әйләнә. Бу елда Татарстанга визит белән Казакъстан һәм Төркмәнстан президентлары, ИХО Генераль сәркатибы, Төркия, Франция, Бельгия, Португалия, Кытай, Казакъстан, БГЭ, Тунис министрлары, берничә чит ил илчеләре, йөздән артык чит ил делегацияләре килделәр. Еллык юлламасында “Россия-Ислам дөньясы” стратегик караш группасы һәм үткән KazanSummit эшенең мөһимлеге билгеләнде.

Инвестицион проектларны әзерләү сыйфатын яхшырту

Татарстан Президенты чит ил регионнары белән туры хезмәттәшлекне ныгытуның мөһимлеген билгеләде: “Бүген бу алдынгы технологияләр һәм кешегә иң кыска юл. Шул ук вакытта Россия һәм халыкара чараларда хакимият органнар вәкилләренең катнашу эффективлыгын арттырырга кирәк. Шулай ук Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы катнашуы белән муниципалитетлар проектларын алып баруга ярдәм күрсәтергә кирәк.

Озак вакытлы планлаштыру

Татарстанның нефть һәм газ комплексының үсеше турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов яңа Үсеш программасын кабул итергә кушты: “Якын 5 ел максатларын куюдан озак вакытлы перспективага күчергә кирәк. Үсештә зур сикерү идеологиясен  формалаштырырга кирәк”.

Әлеге фикер икътисадның бөтен өлкәләренә кагыла. Сингапур, Япония, БГЭ кебек илләр мисалына карап стратегик планлаштыруга күчергә кирәк.

“Бары тик бергә региональ командалар белән бергә без илебезнең халкы тормышын үзгәртә, сыйфатын күтәрә алабыз», - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шаймиев, ТР Премьер-министры Алексей ПесошинТатарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Дәүләт Думасы әгъзалары, чит илләрдә һәм Россия регионнарында Татарстанның даими вәкилләре, ТР идарәләр башлыклары, муниципалитетлар башлыклары, оешмалар, университетлар җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования