Татарстан башкаласында «Finnish Business goes Kazan 2018» эшлекле форумы үтәчәк

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

17-18 октябрьдә Татарстан башкаласында «Finnish Business goes Kazan 2018» эшлекле форумы үтәчәк. Чара «Корстон» мәйданында була.

Уңышка ирешкән фин һәм Россия компанияләре вәкилләре бер мәйданда үз эшханәләр потенциалын күрсәтү өчен җыелачак. Форум программасы кысаларында белем алу тирәлегенең яңа төрләре, торак мөлкәт өлкәсендә тенденцияләре сораулары буенча ачык дискуссияләр узачак, шулай ук махсус икътисади зоналар мөмкинлекләре һәм регионның инвестицион потенциалы күрсәтеләчәк. 50 фин компанияләр вәкилләре үзенең катнашуы турында белдерделәр. Бизнес-делегацияне Россиядәге Финляндия илчесе Микко Хаутала җитәкләчәк.

Форумның төп максаты фин бизнес берләшмәсе белән контактларны урнаштыру булып тора. Эшлекле сөйләшү өчен барлык шартлар Meet&Greet мәйданында булдырылган.

«Әлеге чарада Россия катнашучылары алдынгы фин җитештерүчеләре белән туры контактларны урнаштыра алалар. Без Россия регионнарының инвестицион сөйкемлелеге рейтингында беренче урыннарын алырга дәвам итәбез. Илдә 900 фин компаниясе эшли инде. Татарстанда 900 уңышлы фин компанияләре эшли. Без уңышны артырырга телибез», дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.

Форум 2011 елда эшли башлады. Узган чаралар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург кебек зур шәһәрләрдә үткән. Сигез ел дәвамында Форум Финляндия-Россия хезмәттәшлеге сораулары буенча уртаклашу һәм бердәм проектларны гамәлгә ашыру өчен эффектив мәйдан, шулай ук иң яхшы фин товарлары һәм хезмәт җитештерүчеләрен эзләү өчен платформа булып тора.

«Финляндия һәм Татарстан арасында бизнес-диалог актив һәм хезмәттәшлектә икеяклы кызыксына. «Finnish Business goes Kazan 2018» бизнес-форумы бизнесменнар һәм сәясәтчеләрне берләштерә, яңа контактларны булдыра һәм хезмәттәшлекне ныгыта», дип Финляндия-Россия сәүдә палатасы генераль директоры Яана Реколайнен белдерә.

Чарада фин чишелешләр күп яклап күрсәтелгән. Бу мәгариф, хезмәт секторы, экологик ноу-хау, төзелеш, сәламәтлек саклау, шулай ук сәнәгый технологияләр һәм җиһаз. Шул ук вакытта чарада финнар Татарстаның эшлекле яшәвен һәм бизнес өчен мөмкинлекләрен өйрәнә алалар.

«Без, финнар, хосусый шәхесләр һәм зур компанияләр-инвесторлар өчен иң яхшы вариантларны бирә алабыз. Хакимият органнары белән мөнәсәбәтләр эштә, яхшы партнерлар бар. Аларны урнаштыру һәм ныгыту өчен без Татарстанга киләбез, монда административ структуралар һәм эшлекле даирәләр халыкара хезмәттәшлеккә ачык карашы белән танылган», дип Россиядәге Финляндия илчесе әйтә.

Чара  Team Finland челтәре һәм Мәскәүдәге Финляндия илчелеге белән бергә, Татарстан Республикасы Хакимияте ярдәмендә Финляндия-Россия сәүдә палатасы оештыра. Чараның партнерлары арасында ЮИТ, Isku, Finnish Education Group һәм Kiilto фин компанияләре, шулай ук «Алабуга» МИЗ бар.

Өстәмә мәгълүмат https://www.svkk.ru/fbrussia/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International