Hikvision корпорациясе Татарстан белән партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуда кызыксына

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Бүген 2018 елның 15 октябрендә Ху Янчжун генераль директоры җитәкләгән Hikvision Digital Technology Co. Ltd. корпорациясе җитәкчелеге Татарстанга визит белән килде.

Hikvision глобаль челтәренә Кытайда урнашкан баш офисы һәм Европа, Азия һәм Америкада 37 сәүдә вәкиллеге керә. Hikvision продукциясе 150дән артык илдә кулланыла. Инновацион продуктлар һәм куркынычсызлык системаларының дөнья тәэмин итүчесе Россия һәм Татарстан базарында максималь урнаштыру принцибына таяна. Hikvision Russia вәкиллеге Казан белән бергә 9 Россия шәһәрендә эшли.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында кунаклар актуаль икътисади күрсәткечләр һәм бизнесны алып бару өчен яхшы мәйданнары өйрәнүдән башладылар. Делегация составында шулай ук Hikvision  вице-президенты Яо Лицзян, Россиядә Hikvision генераль директоры Либо Фэн, Hikvision Россия бизнесны үстерү буенча директор Юлия Ван һәм «Хиквижн» ЯАҖ бүлеге җитәкчесе Дмитрий Евдокимов булдылар.

Визит программасы кысаларында «Иннополис» Университеты, «ИТ-Парк» югары технологияләр технопаркы, Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ICL-КПО ВС компанисенең исәп техникасын җитештерү буенча заводны карау планлаштырылган.

Генераль директор Ху Янчжун сүзләре буенча, Казан – бик матур шәһәр, аның белән партнерлык мөнәсәбәтләре уңышлы булырга тиеш.

Моннан элек Татарстан делегациясе бу елның маенда Кытайга килгән иде, анда ике бизнес-форум узды: «Татарстан-Чжэцзян» һәм «Татарстан-Фуцзянь». Татарстан компанияләре вәкилләре Geely, King Long United Automotive Industry кебек Кытай компанияләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Өч икеяклы килешү булдырылды: Сабы районы һәм Чжэцзян провинциясенең Вэнлинь шәһәре арасында, Кукмор районы һәм Чжэцзян провинциясенең Юйхуань  шәһәре арасында, Кукмор һәм Хайнань провинциясенең Дунфан шәһәре арасында ахирәтлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында. Моннан башка ICL-КПО ВС һәм Hikvision арасында хезмәттәшлек турында протоколга кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International