Казанда «Спорт индустриясенә инвестицияләр» ДХП буенча II Өлкә форумы үтәчәк

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Татарстан башкаласында 2018 елның 7 ноябрендә «Казан Арена» стадионында «Спорт индустриясенә инвестицияләр» ДХП буенча II Тармак форумы үтәчәк.

Чараны РФ Спорт министрлыгы һәм ДХП Милли Үзәге белән бергә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.

Беренче тапкыр форум узган елды булды, анда Россиянең 17 регионыннан һәм 4 илдән 350 кеше катнашты. Төп темалар арасында бу елда: спорт индустриясендә хосусый инвестицияләр роле, объектларны эффектив куллану һәм спорт инфраструктурасының инвестицион сөйкемлелеген арттыру, бюджет финанслау проблемасы һәм ДХП-проектлары базарында соңгы тенденцияләр.

Татарстан Россия регионнары арасында спорт лидерларның берсе булып тора. Республикада 2013 елда Бөтендөнья җәйге универсиада, 2015 елда FINA World Championships, 2018 елда FIFA футбол буенча чемпионаты узды. Югары казанышлар ярдәмендә “Казан – Россиянең спорт башкаласы” лозунгы барлыкка килде.

Татарстан Республикасы регионнар арсында инвестицион сөйкемлелек Милли рейтингында лидерлар арасында тора һәм ДХП үсеше буенча беренче унбишлеккә керә.

«Спорт индустриясе икътисад үсешендә зур роль уйный. Соңгы елларда Россиядә спорт инфраструктурасы үсеше карала. 2017 елда спорт индустриясенең милли базары күләме 600 млрд. сум тәшкил итте. Үсеш инструментлары дәүләт программалары һәм зур халыкара вакыйгалар булып торды. Бүген спорт индустриясендә яңа мәсьәләләр: бюджет финанслаудан ДХПга күчү», - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклый.

Форум нәтиҗәләре ДХП-инициативаларына ярдәм итү программасын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр нигезенә ятачак.

http://focusonsports.ru/ сайтында регистрация.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International