Татарстанда биопластик җитештерүче беренче завод төзеләчәк, ул шикәр җитештерүе продуктларыннан чыгарылачак. Килешү Мәскәүдә Bio-on S.p.A. һәм «ТАИФ» АҖ компанияләре Россия-Италия очрашулары кысаларында кул куелды. Церемониядә Россия Президенты Владимир Путин һәм Италия Премьер-министры Джузеппе Конте катнашты.
Bio-On S.p.A. компаниясе авыл хуҗалыгы калдыкларыннан полимерлар гаиләсе җитештерүенең эксклюзив процессын уйлап тапты. Әлеге биопластик гадәти пластмассаларны алмаштыра ала. Bio-On компаниясенең пластигы - 100%лы табигый сыйфатын алган.
«Килешү безнең өчен мөһим. Бу – 2017 елда башланган эшнең нәтиҗәсе. Шундый зур сәнәгый группа белән килешүне булдыру безнең технологияләрнең югары сыйфатлы булуын күрсәтә. Бүгенге көнгә ул барлыкка килгән экологик проблеманың бердәнбер альтернатив чишелеше булып тора», – дип Bio-on Президенты Марко Асторри саный.
Беренче җитештерү күәте елга 10000 тонна биопластик тәшкил итәчәк, киләчәктә – 20000 тонна.
Якынча 90 млн евро инвестиция булачак.
«Биопластикны җитештерүче завод ике илнең икътисад үсешенә, шулай ук тирә-юньне сакларга ярдәм итәчәк. Без әлеге глобаль проблеманы чишә алабыз. Без Татарстан территориясендә гамәлгә ашырылучы бердәм җитештерүне булдырган партнерларны җентекләп сайлыйбыз», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.