Global Islamic Economy Summit 2018 яисә ислам икътисадын нинди киләчәк көтә

30 октябрь 2018 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Дубайда (БГЭ) Татарстан делегациясе составында Global Islamic Economy Summit 2018 саммитында катнашты.

Саммит ислам икътисадына багышланган иң зур форумнарның берсе булып тора. Ул сәясәтчеләр һәм дөнья экспертларын ислам икътисадында булган проблемалар һәм мөмкинлекләр турында сөйләшү өчен берләштерә. Саммитта 3 меңнән артык кеше катнаша.

«Ислам дөньясы безнең өчен мөһим, Татарстан монда Россия регионнары һәм ислам дөньясы арасында бәйләүче рольне уйный. Саммит компанияләр белән аралашуның аерым формалары турында сөйләшергә, Татарстанның икътисади имиджын ныгытырга мөмкинлек бирә. Бу «Россия-Ислам дөньясы» еллык форумының аудиториясе, шуңа күрә күргәзмәдә безнең чара презентацияли», – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

Тантаналы ачыш церемониясендә БГЭ Икътисад министры Султан Бин Саид Аль Мансури, Дубай Сәүдә-сәнәгый палатасы рәисе Маджид Саиф Аль Гурайр һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясадылар.

БГЭ Хөкүмәте Татарстан Республикасының кертелгән өлешен югары бәяләде. Рөстәм Миңнеханов ислам икътисадын үстерү өчен гомерлек премиясен алды. Бүләкне Дубай принцы Хамдан ибн Мохаммед Аль Мактум тапшырды. Саммитта аларның икеяклы очрашуы да узды.

Саммитта катнашучылар сәүдә мөмкинлекләре, иҗтимагый үсеш һәм этик эшлекле инвестицияләр турында сөйләштеләр. Ислам икътисады бүгенге көнгә үсеш ала.

Халыкара диалог пленар утырышлар кысаларында үтте.  Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина киләчәкне проектлау буенча сессиядә чыгыш ясады. Ул иң зур ислам финанс оешмалары вәкилләре һәм лидерлары белән очрашуда катнашты һәм төрле темаларга сөйләшүләр уздырды. Спикерлар үз тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Дискуссиядә Талия Миңнуллина белән бергә Турин мэры Кьяра Аппендино, КСА башкарма директоры Айман Седжины, Кувейт финанс йорты рәисе Хамад Абдулмохсен Аль Марзу, Reuters  агентлыгы редакторы Aксель Трельфалл катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования