Казан вертолет заводы Ростех составында WorldSkills Hi-Tech-2018 чемпионатында җиңүчеләр арасында

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

«Россия вертолетлары» холдингы эшчеләре Ростех Дәүләт корпорациясе командасы составында WorldSkills Hi-Tech-2018 эшлекле профессияләр Бишенче милли чемпионатында икенче урынны алды. Чемпионат Екатеринбургта узды. Ростех командасы 24 медаль алды, аларның сигезен «Россия вертолетлары» вәкилләре алдылар.

«Россия вертолетлары» холдингыннан чемпионатта 40 вертолет төзелеше оешмалары вәкилләре катнаштылар. Алар арасында Казан вертолет заводы да бар. Команда “Әйбер циклы белән идарә итү» компетенциясендә икенче урынны алды, завод эшчесе Анатолий Фомичев – «Авиация техникасы зйберләренең җитештерү бермәсе».

«Казан вертолет заводы» 1940 елдан авиация техникасынн җитештерә, 1956 елдан чит илләргә сата. 2007 елдан завод «Россия вертолетлары» холдингына керә. Казан вертолет заводы Ми-8/Ми-17 вертолетларын җыя һәм ремонтлый. Вертолетлар 50 млн сәгать оча алалар. РФ Һава транспорты федераль агентлыгы Казан вертолет заводына укыту сертификатын тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International