Татарстан Республикасының Инвестицион Советы 4 проектны хуплады, аларның өчесе сәламәтлек саклау системасын яңа дәрәҗәгә чыгарачак

2 ноябрь 2018 ел., җомга

Бүген 2 ноябрьдә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында республиканың Премьер-министры Алексей Песошин рәислеге астында Татарстан Республикасының Инвестицион Советы утырышы узды. Инвестицион Советының секретаре – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

«2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Иҗтимагый-икътисади үсеш стратегиясе”нә нигезләнеп без иҗтимагый-мөһим проектларга җан керттек, алар медицина кластерын үстерергә һәм халыкка югары технологик медицина ярдәмен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Хөкүмәте күрсәткән ярдәм республика территориясендә бизнес үсешенә ярдәм итә», – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

Утырышта «ИксМед» компаниясе директоры Сергей Харламов Лаеш районында метрологик лаборатория комплексын булдыру проектын тәкъдим итте.

Хәзерге көнгә Россиядә ике меңнән артык диагностика үзәге бар, аларның яртысы – дәүләт, яртысы – хосусый үзәкләр. Күбрәк проектлы импорт үсеш алган. Шуңа күрә җиһаз һәм хезмәт күрсәтү югары бәядә тора. Параллель испорт һәм сервис югары квалификацияле белгечләрне таләп итә.

«Техноклиника» җитештерү мәйданы медицина җиһазларын диагностикалау һәм ремонтлау буенча тулы циклны булдыру, җиһазның РФ канунчылыгы нормаларына туры килгән бәяләү мөһим мәсьәләләрен чишүгә юнәлгән.

Икенче проект Казанда «Клиники Нуриевых» стационарын төзү өчен территория бирү каралды. Проектны гамәлгә ашыру өчен 100 эш урынын булдыру планлаштырыла.

Өченче булып Татарстан һәм Идел буе атом-төш медицина кластерын үстерү каралды. «Медтехинвест» директоры Равиль Шаюков атом-төш медицина үзәген булдыру буенча проектны тәкъдим итте, анда диагностика һәм дәвалау кластерлары булачак. Компаниянең тикшеренүләре патологияләрне табырга мөмкинлек бирәчәк. Дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында үзәктә кибер-пычак җиһазы булачак.

Сәламәтлек салкау һәм озын гомерлек – «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Иҗтимагый-икътисади үсеш стратегиясе»нең приоритетлы юнәлешләрнең берсе. Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион Советы карары буенча Татарстан үз позицияләрен алга таба ныгытачак һәм ватан һәм чит ил инвесторларын җәлеп итү өчен сөйкемле өлкә булган шартларны булдырырга дәвам итәчәк. Бу барысы да Татарстан халкы өчен булдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования