Татарстан Республикасы Россия-Молдавия мөнәсәбәтләрен ныгытырга ниятләнә

2018 елның 6 ноябре, сишәмбе

Комрат шәһәрендә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты һәм Гагаузия Башкарма комитеты арасында 2019-2021 елларга Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул кую үтте.

«Без хезмәттәшлек өчен ачык һәм аралашуны ныгытканда илләребезне дә ныгытабыз. Молдавиядә, Гагаузиядә Россия белән тулымасштаблы хезмәттәшлек өчен Татарстан кебек регион буларак потенциал бар», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина саный.

Киләчәк елда Татарстан һәм Гагаузия 20 еллык аралашуны билгели. Муниципаль берәмлекләр һәм сәүдә-сәнәгый палаталар арасында килешүләр булдырылды. Татарстанда Гагаузия вәкиллеген ачу буенча эш дәвам ителә. Перспектив проектлар арасында – Татарстаннан минераль ашламаларны кертү, Гагаузия территориясендә пластиктан әйберләрне чыгару буенча яңа җитештерүләрне ачу.

«Бездә Татарстан белән тарих, тел һәм гадәтләрдә күп уртак әйбер бар. Соңгы елларда зур эш үткәрелде. Эшлекле һәм мәдәни миссияләр оештырылган. Икътисади аралашуларны төзүдә мөһим адымнар ясый алабыз», – дип Гагаузия башлыгы Ирина Влах билгеләде.

Молдавиягә Татарстан ягулык, каучук һәм резинадан әйберләр, пластмасса, юу әйберләре, инструментлар һәм оптик приборлар, төрле азык продуктлары һәм башкаларны китерә. Нефтехимия һәм энергетика, машина төзелеше, IT, медицина һәм фармацевтика, АСК, мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм һәм кадрларны әзерләү кебек өлкәләрдә Молдавия компанияләре белән элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар.

«Безнең илләр арасында стратегик партнерлык бар. 160тан артык килешүгә кул куелды. Бөтен юнәлешләр буенча диярлек икеяклы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен хокук базасы формалаштырылган. Соңгы ике ел эчендә уңай динамика бара. Бүген без икътисади агентлар, экспортерлар, мигрантлар өчен нәтиҗәләргә ирештек, гуманитар өлештә сораулар буенча уртаклаштык», –дип Молдова Республикасы Президенты Игорь Додон уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International