2018 елның ноябрендә Яр Чаллыда IV Машина төзелеш кластерлы форум узачак

9 ноябрь 2018 ел., җомга

2018 елның 13-14 ноябрендә «Сәнәгатьтә санлы трансформация. Халыкара тәҗрибә һәм Россия практикасы» IV Машина төзелеш кластерлы форум узачак.

Форумны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республиканың Машина төзелеш кластеры һәм «ИННОКАМ» кластеры ярдәмендә оештыра.

«Форумның төп максаты санлы сәнәгать, машина төзелеше өлкәсе үсеше стратегиясен формалаштыруда иң яхшы дөнья һәм Россия тәҗрибәсе белән алмашу. Форум эшмәкәрләр өчен, башка регионнарда вәкилләрне көтәбез. Килегез – кызык булачак! », – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтә.

Бу елгы форумның төп темасы сәнәгатьтә санлы трансформациядә халыкара һәм Россия практикасы булып торачак. Чара кысаларында инновацияләр һәм бизнес үсешенә дәүләт һәм дәүләткә карамаган ярдәм күрсәтү, кооперация, робототехника өлкәсендә яңа базарлар буенча сораулар каралачак.

Машина төзелеш кластерлы форумда катнашуга субъектлар һәм муниципалитетлар, РФ һәм чит ил  министрлыклары һәм идарәләре, сәнәгый оешмалар җитәкчеләре, инжиниринг үзәкләр, югары белем алу йортлары вәкилләре һәм башка кунаклар чакырыла.

Форум ике көн узачак. Беренче көндә тематик чаралар һәм түгәрәк өстәлләр, пленар утырыш уза, анда өлкәнең проблемалары һәм перспективалары турында сөйләчәкләр. Икенче көндә «КАМАЗ», «Камминз Кама», «Алабуга» – Ford Sollers, Алабуга аккумулятор заводы, «Мастер» паркының «Мерседес-Бенц Тракс Восток» һәм «Mitsubishi Fuso», ГК «КОМ», «ПРОФТЕРМО» Заводы эшханәләренә таныштыручы сәфәрләр үткәреләчәк.

Алдан форум сайтында машфорум.рф регистрация үтергә кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования