Сәнәгатьтә санлы трансформациянең яңа эрасы

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Бүген 13 ноябрьдә Яр Чаллы сәнәгатьтә санлы трансформациянең туплау урынана әйләнде. Россиянең 30 регионы һәм 8 илдән 800дән артык эксперт IV Машина төзелеш кластерлы форумында катнаштылар. Алар арасында субъектлар һәм муниципалитетлар, министрлыклар һәм идарәләр, сәнәгый оешмалар, инжиниринг үзәкләр, югары белем алу йортлары җитәкчеләре булды.

Форум ИТ-паркта ике көн буенча үтәчәк. Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республиканың Машина төзелеше кластеры һәм «ИННОКАМ» ярдәмендә оештыра. Бу елда форумның партнерлары – ПРОМСВЯЗЬБАНК, «KUKA Russia», Dassault Systemes.

«Форумның төп максаты – сәнәгатьне санлаштыруның Россия һәм дөнья тәҗрибәсен тапшыру, машина төзелеше өлкәсенең регионара стратегиясен формалаштыру, Россиядә кооперацион инвестицион проектларны гамәлгә ашыру. «Яр Чаллы» УКСИҮТ – бизнесны алып бару өчен әзер мәйданнар белән җайлаштырылган территория», – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

«Сәнәгатьтә санлы трансформация. Халыкара тәҗрибә һәм Россия практикасы» форумында күргәзмәләр үтте, инвестицион проектлар презентацияләнде, пленар утырышлар һәм түгәрәк өстәлләр оештырылды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина икътисад секторына инвестицияләрне җәлеп итү проблемалары буенча сөйләшүдә катнашты. Ул продукцияне алга таба мавыктыру мөмкинлекләре, финанслы җиңеллекләр турында сөйләде.

Форум эшендә шулай ук Татарстан Машина төзелеше кластеры идарәсенең рәисе Сергей Майоров, «Россия регионнары» Медиа-холдингының элемтәләр буенча департамент җитәкчесе Дмитрий Киселев, «Цифра» (ГК «Ренова») маркетинг буенча директор Илья Муратов, KUKA RUSSIA  регионнарында бизнес үсеше буенча җитәкче Тимур Сатдаров, «Зиас Машинери Поволжье» генераль директоры Николай Булгаков, РОСТСЕЛЬМАШ  директор урынбасары Максим Исаев һәм башкалар катнашты.

Форум кысаларында Татарстанның Машина төзелеше кластеры һәм «Креономика» Югары технологияләр кластеры арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Иртәгә, 14 ноябрьдә, форумда катнашучылар «КАМАЗ», «Камминз Кама», «Алабуга»: Ford Sollers һәм аккумулятор заводы, «Мастер» – «Мерседес-Бенц Тракс Восток», «Mitsubishi Fuso», «КОМ» компанияләр группасы һәм «ПРОФТЕРМО» заводын карачаклар. Бу алдагы үсеш юнәлешләрен билгеләргә һәм хезмәттәшлекне киңәйтү максатында контактларны урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International