Кытай Татарстанга үз чикләрен ача

15 ноябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан делегациясе составында Кытайда эш визиты белән тора. 15 ноябрьдә Татарстан җитәкчелеге Казан шәһәренең ахирәт шәһәре Гуандун провинциясенең башкаласы – Гуанчжоуга килде. Ике башкала ахирәтлекне 2012 елда алдылар. Дус мөнәсәбәтләр ике регион өчен мөһим чаралар белән хуплана. Татарстанлыларның Гуанчжоуга визитның төп максаты – «Гуандун-Татарстан» эшлекле форумында катнашу.

«Кытай Татарстан өчен иң мөһим икътисади партнерларның берсе булып тора. Татарстан Кытай партнерлары белән төрле өлкәләрдә регионара диалог алып бара. Хезмәттәшлек тиз үсеш ала һәм Россия-Кытай мөнәсәбәтләре ныгытуына үз өлеш кертә. Хөкүмәт һәм бизнес делегацияләр вәкилләре Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына еш киләләр. Алар белән без хезмәттәшлекне ныгыту өчен сөйләшүләрне үткәрәбез, чөнки Татарстанда күп бердәм җитештерү гамәлгә ашырыла», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Татарстан һәм Кытай арасында товар әйләнеше 2017 ел нәтиҗәсендә 50%ка артачак һәм үсешне күрсәтергә дәвам итә.

Сәламләү сүзендә Гуандун  хөкүмәте генераль секретаренең урынбасары Линь Цзи әфәнде алдагы хезмәттәшлек үсеше нияте турында әйтте.

«Бүген төрле өлкәләрә махсуслашкан Гуандун провинциясенең бизнес-даирәләре вәкилләрен чакырдык. Без сәүдә-икътисади аралашуның дәрәҗәсен күтәрергә, үзара инвестицияләр күрсәткечләрен  арттырырга ниятләнәбез. Безнең бердәм эш ярдәмендә Татарстан һәм Гуандун провинциясе хезмәттәшлек тарихында яңа битләр барлыкка киләчәк», – дип Линь Цзи әйтте.

Гуандун – Кытайның алдынгы икътисади һәм экспорт базасы, шулай ук зур дөнья дәрәҗәдәге җитештерү регионы. Бүген провинциядә 104,3 млн артык кеше яши. 30 ел дәвамында ул Кытайда сәнәгый җитештерү дәрәҗәсе буенча беренче урынны ала: 2017 елда әлеге күрсәткеч 1,4 трлн. доллар тәшкил итте. Гуандун шулай ук Кытайның алдынгы тышкы сәүдә регионы булып тора. Узган елда импорт һәм экспортның тулай күләме 1 трлн. доллар тәшкил итте.

Ике регионның икътисадларын ныгыту өчен Татарстан һәм Кытайның зур аралашу тәҗрибәсе бар. 2014 елдан Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли. 2016 елда Казанда Кытай генераль консуллыгы эшли башлады.

Haier Кытай корпорациясе белән эшлекле контактлар дәвам ителә. Хәзер компания Татарстандакер юу машиналарны җитештерүче икенче завод төзи. Кытай инвесторы 2020 елга республикабызда индустриаль паркны төзәчәк.

Казан-Чэнду тизләтелгән контейнерлы китерүләр сервисы башлап җибәрелде.

Татарстан Республикасы территориясендә «Хайер Апплаенсис РУС», «Hawtai Motor Group», «Гелиотехника Сириус», «Неусофт Медикал Системс Рус», «Восток» кебек Кытай компанияләре эшли.

Яр Чаллыда төзелгән завод Россиядә Haierның беренче җитештерү оешмасы булып тора.

Ике көнлек визит кысаларында Татарстан делегациясе партнерлык оешмалар исемлеген киңәйтергә ниятләнә. Бүген эшлекле программа кысаларында вәкилләр Beiqi Foton Motor Co. Ltd. һәм GAC компанияләрен карачаклар. 16 ноябрьдә делегация Шэньчжэньга барачак, анда ул Кытай югары технологияләр күргәзмәсендә катнашачак һәм Кытайның иң зур компания җитәкчелеге белән очрашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования