Татарстанда транспорт комплексының үсеше

20 ноябрь 2018 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасында үсеш алган транспорт челтәре бар. Татарстан хөкүмәте аны киңәйтү буенча зур эш алып бара. Татарстан Дәүләт Советы утырышы кысаларында 2016-2021 елларга 2030 елга перспективасы белән Татарстанның транспорт комплексы үсеше Стратегиясен гамәлгә ашыруны тәэмин итү каралды.

Транспортның Татарстан бюджетына кертелгән өлеше 2017 елда 6,4% тәшкил итте.

Татарстанда 24 тимер юл вокзалы, 233 тимер юл туктау платформалары, 16 автовокзал,11 автостанция, 89 туктау пунктлары, 2 халыкара һәм 1 региональ аэропорт бар.

Татарстанга 100км/сәг. ким булмаган зур тизлекле автомобиль юлларын, транспорт коридорлары составында стратегик күперләрне, тимер юллар төзергә, аэропортларны яңартырга кирәк.

«Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорын булдыру кысаларында республикада «Шали (М-7) – Бавлы (М-5)» түләүле автомагистраль төзелеше» инвестицион проектын гамәлгә ашыру бара.

М-7 федераль трассасын, «Бегишево» аэропортын  яңартуы планлаштырыла.

Республикада 2017 елда 17 субсидияле авиа маршрут булды, бу елда аларның саны 23кә җитте. Планда – челтәрне киңәйтү.

Хәзерге көнгә үткәрелүче 2030 елга кадәр Татарстан иҗтимагый-икътисади үсеше стратегиясенә үзгәрешләрне кертү буенча эш кысаларында 2020-2030 елларда кайбер проектларны гамәлгә ашыру карала.

Беренче чиратта бу – Кама-Усть районы һәм Болгар арасында паром йөрешен яңарту. Ул юлны 170 кмга киметәчәк. Бу бизнес һәм туризм үсеше өчен яхшы булчак.

Моннан башка Кама агломерациясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Кадрлар дефицитын бетерергә һәм хезмәт хакын арттырыга, ягулыкка тарифларны киметергә кирәк.

«Транспорт комплексыныэ үсеше халыкның яшәү сыйфатына тәэсир итә. Инвесторлар өчен логистика – төп факторларның берсе булып тора. Татарстанның Транспорт комплексының үсеш стратегиясе партнерларны җәлеп итергә һәм яңа проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Инфраструктур проектлар өчен яхшы ДХП механизмы бар, аны кулланырга кирәк», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уйлый.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования