Татарстан акыллы инвесторлар һәм «Акыллы шәһәрләр» өчен

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Мәскәүдә «Япония Акыллы шәһәре» форумында катнаштылар. Форумда Агентлык электроника һәм сәнәгый оешмалар өлкәсендә компанияләр белән эшлекле сөйләшүләр үткәрде.

«Япония Акыллы шәһәре» форумын Япония Җир ресуслары, инфраструктура, транспорт һәм туризм министрлыгы оештырды һәм Россиядә Япония елы һәм Япониядә Россия елы кысаларында узды.

Эшлекле группада катнашучылар, бизнес вәкилләре бердәм эшкә бәя бирделәр һәм алдагы эш юнәлеләрен формалаштырдылар.

«Безнең хезмәттәшләребезнең акыллы шәһәрләр формалаштыруга карашы Россия территориясендә дә кулланыла ала, шуңа күрә алдагы адымны ясарга әзер. Без Япония технологияләрне кулланып «Акыллы шәһәрләр»не булдыруда берничә проект гамәлгә ашырачакбыз», – дип Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуьалыгы министры урынбасары  Андрей Чибис билгеләде.

«Татарстан акыллы инвесторлар өчен ул. Безнең Республика Россиянең иң технологик яктан үсеш алган регионнарга керә. Татарстанда «акыллы» шәһәрләр технологиясе гамәлгә ашырыла. Яхшы шәһәр тирәлеген булдыру, ачык диалогта тәҗрибә һәм уйлар белән алмашу илләребезнең элемтәләрен ныгытачак, «акыллы шәһәрләр»не үстерәчәк һәм мөмкинлекләрне киңәйтәчәк», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ышана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International