Ислам бизнес-элитасы: дөрес акцентлар

19 ноябрь 2018 ел., дүшәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хөрмәтле кунак һәм спикер буларак Россиянең мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе программасы җыелышында катнашты.

Россиянең мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе – иң зур мөселман бизнес берләшмәсе. Ассоциациядә Россиянең 46 субъектыннан 2000 артык әгъзалар һәм партнерлар бар. Алар – кече һәм урта бизнес вәкилләре.

«Ассоциация карамагындагы Private Club – уңышлы бизнесменнар һәм лидерлар берләшмәсе. Без Россиянең ислам бизнесын берләштерәбез, аңарга яшь башлаучы эшмәкәрләр тиңләшә ала. Клубта урын юк. Бу җәмгыятькә кирәк булган сыйфатлы продукт барлыкка китерү турында әйтә», – дип Ассоциация Президенты Айдар Шагимарданов билгеләде.

Чарада Татарстан компанияләрдән 100 эшмәкәр һәм менеджерлар катнашты. Талия Ильгизовна бизнесменнар белән очрашулар уздырды һәм инновацион үсеш трендларын күрсәтте.

«Россиядә һәм Татарстанда бизнесны алып бару өчен шартлар тудырылган. Хөкүмәт буларак бурычыбыз – шартларны булдырырга, бизнес-планнарны гамәлгә ашыруда, экспортка чыгарга, продукциянең конкурентлылыгын үстерергә булышырга. Төрле чаралар, бизнес-миссияләр, сессияләр, очрашулар эшмәкәрлек грамоталыгын үстерә һәм бизнес үсеше өчен нигез булып тора. Ассоциация ярдәмендә яңа партнерлар һәм клиентлар табыла, бу яхшы табышлы ярдәм булып тора», – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования