Татарстан Республикасының IV Машина төзелеше кластерлы форумы нәтиҗәләре буенча резолюция

2018 елның 24 ноябре, шимбә

2018 елның 13-14 ноябрендә ИТ-паркта Яр Чаллыда «Сәнәгатьтә санлы трансформация. Халыкара тәҗрибә һәм Россия практикасы» Республикасының IV Машина төзелеше кластерлы форумы үтте.

Форум эшендә Россиянең 30 регионнан һәм 8 илдән 800дән артык эксперт катнашты.

Форумның төп максаты: санлы сәнәгать өлкәсендә дөнья һәм Россия тәҗрибәсен тапшыру, машина төзелеше өлкәсенең үсеше регионара стратегиясен формалаштыру, Россиядә кооперацион инвестицион проектларны гамәлгә ашыру.

13 ноябрь

«Санлы трансформация. Сәнәгатьтә төп элементлар»

Сөйләшүләр барышында катнашучылар карар иттеләр:

Сәнәгый робототехника буенча кадрларны әзерләү

Кече һәм урта эшмәкәрлекне активлаштыру

«Икътисадка инвестицияләрне җәлеп итү проблемалары һәм эшханәләргә үсеш проектларына федераль ярдәм күрсәтү» түгәрәк өстәле

Түгәрәк өстәл нәтиҗәсендә карар ителде:

Федераль дәрәҗәдә сәнәгый җитештерүгә ярдәм күрсәтү чараларын һәр ай мониторинглау

РФ субъектларында кластерлар үсешен стимульләштерү

«Санлы трансформация. Эшханәләр арасында аралашу һәм субконтрактация»

 Аның нәтиҗәсендә килештеләр:

2019 ел эш планына кертергә һәм дәүләт хакимият органнарына семинарларны үткәрүдә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итергә, аларда катнашуга машина төзелеше эшханәләре җәлеп ителә, бу чит ил партнерлары белән чагыштырганда конкурентлы өстенлекне бирергә ярдәм итәчәк

Сәнәгый эшханәләрне заманча санлы җитештерүләр мөмкинлекләренә укытуга юнәлгән программаларны хуплау. Эшханәләне мәгълүматлаштыру

«Индустрия 4.0: матрица җитештерүе аша сыгылмалылык» түгәрәк өстәле

Аның нәтиҗәсендә экспертлар һәм катнашучылар килештеләр:

Татарстанның Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, Икътисад министрлыгы җитәкләгән, Фән һәм мәгариф министрлыгы, белем йортлары вәкилләре катнашуы белән эшлекле группаны булдырырга;

Россия интеграторы катнашуы белән аларның кулланулыгын тәэмин итү максатында санлаштыру өлкәсендә проектларга ярдәм күрсәтү чараларын җайлаштыру.

«Сәнәгый эшханәләрнең бурычларын чишү өчен аддитив технологияләрне куллану»

Түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

2019 ел эш планына кертергә һәм дәүләт хакимият органнарына семинарларны үткәрүдә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итергә, аларда катнашуга машина төзелеше эшханәләре җәлеп ителә, ватан җитештерүчеләрнең аддитив технологияләрне куллану яңа аз серияле продукцияне үзләштерүгә һәм өстәмә конкурентлыкны тәэмин итүгә ярдәм итәчәк;

Сәнәгатьтә аддитив технологияләрне куллану буенча норматив базасын уйлап табу;

Аддитив технологияләрне куллану буенча Компетенцияләр үзәген булдыру

«Җитештерү хәтәрләре белән идарә итү буенча мәсьәләләрне санлы чишү»

Катнашучылар 2019 ел эш планына кертү турында һәм дәүләт хакимият органнарына семинарларны үткәрүдә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итергә, аларда катнашуга машина төзелеше эшханәләре җәлеп ителә

«РОСТСЕЛЬМАШ» компаниясе белән Тәэмин итүче көне

Тәэмин итүче көне нәтиҗәсендә Нәтиҗәле протокол әзерләргә һәм компания белән бергә Машина төзелеше кластерын тәэмин итү мәсьәләсе куелды

IV Машина төзелеше кластерлы форумы нәтиҗәләре

Түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

41 карар буенча инвестицияләрне кайтару мөмкинлеген карау өчен ПРОМСВЯЗЬБАНК вәкилләре заявкаларны маршрутизацияләү кирәклеге турында белдерделәр;

РОСАТОМ вәкилләре үсеш планын гамәлгә ашыруда ядрәм күрсәтүнең кирәклеге һәм 2019-2025 елларда сәнәгый эшханәләрдә аддитив технологияләрне куллану турында белдерделәр

Haier вәкилләре Махсус инвестицион контракт программасын кертү кирәклеге турында белдерделәр.

Форумны Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстанның Машина төзелеше кластеры һәм «ИННОКАМ» Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры оештырды.

 

 

 

                                                                   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International