Сергей Морозов яңа дәрәҗәсендә Татарстан белән беренче килешүләрне ясады

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Әстерхан өлкәсе Губернаторы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Сергей Морозов эшлекле визит белән Татарстан башкаласында тора.

«Татарстанга рәхим итегез! Республиканың инвестицион үсеш агентлыгында күрергә шат! Яңа вазифа белән котлыйбыз, планнарны гамәлгә ашырырга телибез. Актив аралашу һәм тәҗрибә белән алмашу безнең регионнарның үсешенә ярдәм итәчәк», – Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сәламләде.

Сергей Морозов үз чиратында мәдәниятләрнең охшашлыгын билгеләде һәм киләчәк хезмәттәшлеккә ниятен күрсәтте.

Талия Ильгизовна Татарстанның икътисади эшчәнлеге һәм аның инвестицион өстенлекләрен күрсәтте.

«Төп капиталга инвестицияләр үсә. Бу елда без үсеш күрсәтәчәкбез. Без инвесторлар белән «бер тәрәзә» принцибы буенча эшлибез, һәр проектта үз менеджеры бар. Иң күп инвестиция Төркия, Германия, Франция һәм АКШдан килә.

Бүген Татарстанда иң күп федераль инвестицион мәйдан бар», – дип Агентлык җитәкчесе билгеләде.

Сергей Морозов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм иҗтимагый-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Регионнарның товар әйләнеше якынча 500 миллион сум тәшкил итә. Татарстан Әстерханга җиңел һәм йөк машиналары, продуктлар, синтетик каучук, пыяла китерә. Әстерхан өлкәсеннән продуктлар китерелә. Машина төзелеше һәм суднолар төзелеше өлкәседнә хезмәттәшлек үсешендә кызыксыну билгеләнде. Нефть, газ һәм химиядә партнерлык буенча яхшы перспективалар бар, төзелеш өлкәсендә аралашу буенча контактлар бар.

Казанда булганда Сергей Морозов шулай ук «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Технопаркның эше һәм үсеше белән танышачак, кайбер спорт инфраструктурасы объектлары, тарихи һәм архитектура күренекле урыннарын карачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International