Татарстан инвесторлары яңа дәрәҗәләргә ирешү юлларын билгеләделәр

2018 елның 21 декабре, җомга

Ел азагында гадәт буенча нәтиҗә ясыйлар һәм яңа дәрәҗәләргә ирешү юлларын билгелиләр. Регионның муллылыгын инвестицион эшчәнлек тә билгели. Бу чиратта республикада яхшы инфраструктура һәм күп компанияләр бар. 19 декабрьдә 2018 елда Татарстанның Инвесторлар клубының йомгаклау утырышы узды.

Республиканың инвестицион эшчәнлеге хатын-кыз кулларында.

«2018 ел безнең өчен уңышлы булды. Төп капиталга инвестицияләр үсте. Шуның белән бергә инвестицияләр килгән илләр географиясе дә киңәя», дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.

Инвесторлар билгеләгәнчә Татарстан Президенты бик зур ярдәм күрсәтә.

«Татарстанның Инвесторлар клубы кебек мәйдан бик мөһим. Талия Миңнуллина – Хөкүмәтнең актив әгъзасы, аның эшендә уңышлар бар», – Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.

Президент билгеләгәнчә, Төркия инвесторының объекты Kazan Palace Hotel by Tasigo кирәкле әйбер, монда барысы да яхшы ясалган. Шуннан соң ул «Полимекс Групп» Директорлар Советы рәисе Джем Сияхига Рәхмәт хатын бирде.

Төркия белән бергә бу елда Республикага АКШ, Германия, Төркия, Кытай һәм башкалар инвестицияләде.

Хөрмәтел кунаклар арасында Татарстанда чит илләрнең генераль консуллары катнаштылар.

Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов карарларны чыгарды.

Татарстанның зур эшханәләр җитәкчеләре Республика башлыгына рәхмәт белдерделәр һәм 2019 елгаа планнары турында сөйләделәр.

«Татарстан – уникаль мәйдан. Башка регионда Инвесторлар клубы кебек чара юк. Без сезнең белән бергә төрле проектларда катнашырга телибез. Чикләр юк», дип Туры инвестицияләр Россия фонды генераль директорының урынбасары Александр Малах әйтте.

«Хайер Апплаенсис Рус» ААҖ Генераль директоры Ван Шоужун да рәхмәтләр белдерде. Haier Кытай компаниясе Яр Чаллыда кер юу машиналарын җитештерүче заводны төзергә планлаштыра.

2018 елда Татарстанда күп объектлар ачылды һәм чаралар узды: Ericsson һәм МТС компанияләрнең фәнни-тикшеренү үзәге ачылды, SchneiderElectric Инновацияләр үзәге булдырылды, «ММК-Джошкуноз-Алабуга» Идел буенда беренче металл үзәге ачылды. Проектка инвестицияләр күләме 1 млрд сумнан арта. Һәм башка күп проектлар булды.

Инвесторлар арасында Клубта «Аква-Регион» ҖЧҖ директоры Евгений Вайнер, «Ида Сангё Рус» (Казан) ҖЧҖ генераль директоры Осио Хирофуми, «ЮИТ-Казан» ҖЧҖ директоры Владимир Сорокин, «Лента» ҖЧҖ региональ директоры Ольга Колганова,  Advenira Enterprises (Казан) генераль директоры Андрей Петров, «Портавита Хелс» ҖЧҖ генераль директоры Марк Слютер, «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» МИЗ резидентлары һәм башкалар катнаштылар.

Чара кысаларында УКСИҮТ һәм МИЗның өстенлекләре, инвесторларга дәүләт ягыннан ярдәм күрсәтү чаралары өйрәнелде, питч-сессияләр уздырылды, анда технопарклар резидентлары үз идеяларны инвесторларга презентацияләделәр.

Шулай ук «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенең мөмкинлекләре күрсәтелде.

Чара барышында сөйләшүләр узды, аларның нәтиҗәләрен алдагы 2019 елда күрергә була.

Кунаклар билгеләгәнчә, Инвесторлар клубы бәйрәм атмосферасында узды. Һәрберсе Яңа ел бүләген алды.

Инвестицияләргә – яхшы, ә яхшы инвестицияләргә – тагын да яхшырак! Татарстанга инвестицияләгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International