Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узачак

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 18 гыйнварендә «Корстон»да 9.30 да Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узачак.

Утырышта Татарстан Республикасының Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, Россиянең Дәүләт Думасы, Федераль җыелышның Федерация Советы, Татарстанда консуллык вәкиллекләре, Иҗтимагый советы әгъзалар, инвесторлар һәм финанс, эшлекле даирәләр вәкилләре катнашачак.

Утырыш республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислеге астында үтәчәк. Төп доклад Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ясачак, аның кысаларында башкарма хакимият органы эшенең эффективлыгы турында сөйләчәк.

Утырышта шулай ук Сәүдә һәм үсеш буенча БМО Конференциясенең Үсеш стратегиясе һәм глобализацияләү бүлегенең башлыгы Игорь Паунович, Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шагивалеев һәм башкалар чыгыш ясачак.

2018 елда Агентлык республиканың инвестицион климатын яхшырту буенча зур эш башкарды. Татарстан территориясендә Агентлык 10 саммит, форум һәм конференция уздырды, аларның иң масштаблы – KAZANSUMMIT. Чарада 3000 артык кеше катнашты.

Күргәзмә экспозициясе кысаларында дөньяның иң зур форумнарында Татарстанның казанышлары һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителде. Республиканың Бердәм презентацион үзәгендә 200дән артык презентация һәм сөйләшүләр уздырылды, аларда 1600 кеше катнашты.

Татарстанның Инвестицион советының 5 утырышы нәтиҗәсендә 11 заявка җир участокларын бирү, 41 проект УКСИҮТ гамәлгә ашыру, дүртесе ике күрсәткеч буенча хупланды.

2018 елда Агентлык зур казанышлары өчен Россиядә бердәнбер БМО Премиясен алды.

Төп капиталга инвестицияләр күләме 668,9 млрд сумга бәяләнә, бу 2017 елга караганда 31,3 млрд сумга зуррак. Елга республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 19 млрд. доллар тәшкил итәчәк, бу 2017 елга караганда 12,1%ка зуррак. Товарлар экспорты 15,3%ка, импорт 1,5%ка артты.

«2018 ел уңышлы үтте. Төп капиталга инвестицияләр үсә. Моннан башка инвестицияләр гелграфиясе дә киңәя», дип Агентлык башлыгы Талия Миңнуллина уртаклашты.

2018 елның декабрендә #InvestInTatarstan2019 конкурсы башлап җибәрелде: 100 мең сум бүләк булды. Конкурста җиңүчеләрне Агентлыкның йомгаклау чарасы кысаларында тәбрик итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International