Максим Акимов: «Татарстан Президенты фикер көче белән идарә итә! Сигнал вице-премьер аша үтә»

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Россия рәисе урынбасары Максим Акимовны Иннополиста пилотсыз такси белән каршы алдылар. Татарстан Президенты белән Максим Аксенов инновацион системага бәя бирделәр. УЛ 2025 елга Россиянең бөтен юлларында булачак.

«Татарстан Президенты фикер көче белән идарә итә! Сигнал вице-премьер аша үтә», – дип Максим Акимов шаярды.

Пилотсыз такси сәгатькә 38 километр тизлегенә җитте. Машина бөтен объектларны белде һәм пешеходлар үтүче юллар алдында тукталды.

Хәзер Иннополис урамнары буенча 2 беспилотник йөри. Сынаулардан соң аларны Казанда йөртергә планлаштырыла. 2025 елга Россиядә 20 мең аналоглы транспорт булачак, 25 елдан – 11 миллион.

Иннополис – үз инфраструктурасы, икътисады, югары технологияле хезмәт белән булган ИТ-белгечләр өчен беренче Россия шәһәре. Иннополиста Махсус икътисади зонасы булдырылган. Анда инде Yandex, Kaspersky, Тинькофф, Ростех кебек компанияләр урнашкан. Анда 170тән артык компания, 77 «Иннополис» МИЗ резидентлары һәм 9 махсус икътисади зона партнеры.

Иннополис университетында Максим Акимовка Татарстанның санлы модель проектын күрсәттеләр. Ул газ табу урыннарын эшкәртүгә юнәлгән технологияләр белән танышты. Ватан системасы прототибы Чаяндин НГКМ геологик объектында кулланылды.

Вице-премьер шулай ук Робототехника һәм мехатроника компонентларының технологияләр үзәген карады.

Иннополис бүген Россиядә санлы икътисад үсешенең төп үзәкләрнең берсе булып тора дип вице-премьер әйтте. Максим Акимов шулай ук Казан вертолет заводын карады. Завод «Россияләр вертолетлары» холдингына керә.

Максим Акимов Ми-38Т, Ми-38 вертолетларын карады. Алар 2019 елда гамәлгә ашырыла башлачак. Ми-8МТВ-5 һәм «Ансат» вертолетларына да игътибар ителде.

«Татарстан – үсеш алган икътисады булган республика. Күп Россия регионнары сезнең кебек булырга телиләр. Күр күрсәткечләр буенча Татарстан лидер. Иннополис һәм Татарстан вертолет заводы – безнең стратегик объектлар, алар республика һәм дәүләт нең ныгытуына ярдәм итәләр», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International