Сочи шәһәрендә форумда Татарстан 7 килешү булдырачак

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан рәсми делегациясе 14-15 февральдә Сочида Россия инвестицион форумында катнашачак. Татарстанның инвестицион потенциалы турында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләчәк.

Форум гадәт буенча федераль һәм региональ хакимият органнарының хезмәттәшлеген ныгыту һәм тәҗрибә белән алмашу өчен мәйдан булачак.

Форум Сочи Олимпия паркының Баш медиаүзәгендә үтәчәк. Бу елда төп тема: «Милли проектлар: стратегиядән башкаруга«.

Форумда күргәзмә экспозициясе оештырылачак, анда Машина төзелеше кластеры, «Иннополис» махсус икътисади зона, «IT-парк» технопаркы, «Россия-Ислам дөньясы» Халыкара икътисади саммиты, Worldskills 2019 профессиональ осталык буенча чемпионаты һәм башка зур проектлар күрсәтеләчәк.

Визит кысаларында делегация панель дискуссиядә, Россия Хөкүмәте рәисе белән пленар утырышларында катнашачак. Компанияләрнең җитәкчеләре һәм эшлекле даирәләре вәкилләре белән сөйләшүләр планлаштырылды.

Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Карелия Республикасы башлыгы, Пенза һәм Новгород өлкәләре губернаторлары белән очрашачак. Килешүләргә кул куелачак.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина машина төзелеше, төзелеш, медицина һәм башка өлкәләрдә эшлекле очрашулар үткәрәчәк.

«Татарстан форумда төп катнашучыларның берсе булып тора. Без яңа инвестицион проектларны үстерүгә ниятләнәбез. Форумда Агентлык килешү булдырачак», - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Форум кысаларында Татарстан 7 килешүгә кул куячак, аларның икесе Түбән Кама муниципаль районынының икътисади күрсәткечләрен ныгытуга һәм үсешкә ярдәм итәчәк.

Тагын бер төп вакыйгаларның берсе Россия субъектларының социаль-икътисади үсеш инициативалары һәм иң яхшы тәҗрибәләр Бөтенроссия конкурсынңа җиңүчеләрне бүләкләү узачак. Татарстан җиңә алачак. Барлык конкурска 700 гариза бирелде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International