Электромобильләр өчен зарядка, батарейкаларны эшкәртү һәм мәдәни аралашу: Татарстан Сочи форумында килешүләрне булдыра

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Сочида Россия инвестицион форумында республика хезмәттәшлек турында килешүләр булдырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Пенза губернаторы Иван Белозёрцев сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.

Татарстан Хөкүмәте һәм  «Дюраселл Раша»  ҖЧҖ республика территориясендә батарейкаларны җыю, сортлау һәм аларны юкка чыгару системасын үстерү өлкәсендә аралашу турында Килешү булдырдылар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Энел Икс Рус» ҖЧҖ Ният турында меморандумга кул куюда катнашты. Документ буенча электромобильләр өчен  Enel X зарядлы инфраструктураны тәэмин итү һәм Vehicle-To-Grid технологиясен бәяләү карала.

Искә төшерик, 14 һәм 15 февральдә Президент җитәкләгән рәсми Татарстан делегациясе Сочида Россия инвестицион форумында катнаша. Делегация составында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы Талия Миңнуллина да бар.

Татарстанның инвестицион, икътисади һәм сәнәгый потенциалы күргәзмә экспозициясендә тәкъдим ителде. Машина төзелеше кластеры, «Иннополис» махсус икътисади зона, «IT-парк» технопаркы, «Россия-Ислам дөньясы» Халыкара икътисади саммиты, Worldskills 2019 профессиональ осталык

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International