Дмитрий Медведев: «Бизнеска ярдәм күрсәтүче бюджет, салым, тариф сәясәте һәм көйләү булырга тиеш»

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

«Уңыш факторлары: идеяләр, кадрлар, компетенцияләр» пленар утырышында РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев инвесторлар һәм бизнес өчен уңай шартларны булдыру буенча дәүләт инициативалары турында сөйләде.

Уңай тенденцияләрне ныгытырга

Дмитрий Медведев билгеләгәнчә, халыкара экспертлар икътисадның уңай тенденцияләрен яхшы кабул итәләр, бөтен өч рейтинг агентлыгы Россия икътисадының тотрыклы булуын билгелиләр. Моны ныгытырга кирәк.

Эшнең беренче юнәлеше – эшлекле активлык һәм инвестицияләр үсешен стимульләштерүче мохитне формалаштыруны дәвам итәргә.

- Бизнеска ярдәм күрсәтүче бюджет, салым, тариф сәясәте һәм көйләү булырга тиеш. Яңа эшлекле климат трансформациясендә 150 артык чара бар. Алар барысы да бизнеска ярдәм итәчәк.

Контроль-тикшерү эшчәнлеген яхшырту дәвам итәчәк. Һәр тикшерү төре буенча юл картасы булдырылачак, 2020 елның 1 февралендә бөтен норматив документлар кабул ителергә тиеш.

Мең инициативалы портфель 

Спикер ассызыклаганча, милли проектлар – төрле чыганаклардан ресурсларны приоритетлы максатларга юнәлтергә мөмкинлек бирүче инвестицион инструмент. Якын 6 елда аларны гамәлгә ашыруга 25,7 триллион сум җәлеп ителәчәк.

Монда бюджет акчасы гына түгел, бизнес, дәүләт структуралары һәм үсеш институтлары актив катнашачак. 76 триллион сумга 1 мең проектлы инициатива инде бар, аларның 250 – 12 триллион сумлы инвестицион тәкъдимнәр, – дип Дмитрий Медведев сөйләде.

100 проект каралды, ел азагына кадәр практик эш башланачак.

Инвестицион активлыкка ярдәм итү өчен Төп капиталга инвестицияләр темпларын үстерүне тизләтү буенча Эш планы әзерләнде. Бөтен өлкәләр дә катнашачак.

Югары технологияле проектларга өстенлекләр

Транспорт инфраструктурасының аерым өлкәләре үсеше өчен махсус озынвакытлы тарифлар урнаштырылачак. Шулай ук шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү карала.

Тагын бер эш юнәлеше – инвестицияләрне стимульләштерү төрләрен үстерү. Специнвестконтрактларның яңа версиясендә регионнар һәм муниципалитетларның катнашуы каралган. Салым кодексына үзгәрешләр кертү каралган, монда специнвестконтрактларның эш итү вакытында өстенлекләрне куллану керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International