ТИРФ һәм Philips Татарстан Республикасының сәламәтлек саклауга инвестицияләргә планлаштыра

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы, Туры инвестицияләр Россия фонды, Россиянең суверен фонды, Philips һәм «Барсмед» хезмәттәшлеге белән Татарстан Республикасының сәламәтлек саклауга ярдәм итергә килештеләр. Килешү бүген Сочида Россия инвестицион форумында барлыкка килде.

Әлеге хезмәттәшлек Татарстанга ИТ-чешелешләр һәм югары технологияләрне куллану ярдәмендә сәламәтлек саклауның эффективлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Регионда диагностика һәм авырлыкларны кисәтү ярдәмендә йөрәк һәм онкологик авырулардан үлем санын киметергә мөмкин була.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина:

- Инвестицияләү өчен иң яхшы булган регион буларак без яңа инвестицион проектларны үстерергә ниятләнәбез. Әлеге килешү – тотрыклы үсеш өлкәсендә максатларны ирешү һәм социаль-икътисади табышны арттыру ягына тагын бер адым.

Туры инвестицияләр Россия фондының генераль директоры Кирилл Дмитриев:

- Нурлы диагностиканы үсешенә юнәлгән хезмәттәшлек турында игълан итергә шат. Бу юнәлештә без Philips стратегик партнер белән бергә инвестицияләрне арттырырга планлаштырабыз. Әлеге проект «Сәламәтлек саклау» милли проекты һәм РФ Президенты Указларының максатларын ирешүгә өлеш кертәчәк.

Россия һәм БДБ илләрендә Philips компаниясенең генераль директоры Максим Кузнецов:

 - ТИРФ белән бергә без Татарстанда нурлы диагностиканы үзәкләштерү инновацион проектына өлеш кертергә әзер. Әлеге чишелеш алга таба башка регионнарга да кызык була ала. Бу нәтиҗәдә республикада медицина ярдәме сыйфатын арттырачак.

Туры инвестицияләр Россия фонды 2011 елда алдынгы чит ил финанс һәм стратегик инвесторлары белән бергә Россия территориясендә акционерлы капиталга акча кертү максаты белән барлыкка килгән. Хәзер фонд 70 артык проект булдырды, 95% РФ регионнарын җәлеп итте. Компанияләрдә 700 мең артык кеше эшли, еллык керем Россия ТЭП 5% тәшкил итә. Барлык 40 млрд долларга бердәм стратегик партнерлык булдырды. Өстәмә мәгълүмат www.rdif.ru сайтында.

Royal Philips (NYSE: PHG, AEX: PHIA) – сәламәтлек континуум этапларында кешенең яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлгән алдынгы технологик компания. Philips медицина өлкәсендә югары технологияләрне куллана, штаб-квартирасы Нидерландыда урнашкан. 2017 елда Philips чишелешләрнең сату күләме 17,8 млрд евро тәшкил итте. Компаниядә100 илдә  77 мең кеше эшли. Өстәмә мәгълүмат http://www.philips.ru/newscenter сайтында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International