Талия Миңнуллина Европаның микроэлектрон кластеры һәм иң зур ИТ җитәкчелеге белән партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыра

19 февраль 2019 ел., сишәмбе

Хезмәттәшлек бары тик иң көчлеләр белән уңышлы була ала. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Германиядә Silicon Saxony микроэлектрон кластеры һәм иң зур ИТ җитәкчелеге белән партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыра. Аңа 300 Германия компанияләре керә.

«Татарстан – IT-өлкәсе үсеш алган инновацион регион. Silicon Saxony концерны белән партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштырганда без халыкара бизнес оешмасын киңәйтү, Татарстанны алдынгы Россия нанотехнологияләр үзәге буларак үстерүдә тагын бер адым ясыйбыз. Силикон Саксония сәнәгать һәм тикшеренүләр синтезы булып тора, безгә хезмәттәшлек өчен зур потенциал бирә», – дип Талия Миңнуллина.

 Silicon Saxony кластеры составында түбәндәге бүлекләр бар:

- микро һәм наноэлектроника;

- программалы тәэмин итү;

- приложенияләрне уйлап табу;

- Smart Systems;

- энергетик системалар.

Silicon Saxony 2000 елда барлыкка килде һәм җитештерүчеләр, хезмәт бирүчеләр, университетлар, фәнни-тикшеренү институтлар, дәүләт оешмалар һәм стартапларны берләштерә.

2012 елда концерн ECEI алтын медален алды.

Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Саксония делегациясе Татарстанга май азагында киләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования