Владимир Путин ватан чиста продукциясе брендын булдырырга карар итте

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

20 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелыш алдында чыгыш ясаганда тышкы базарларга чыгу, экспортны киңәйтү, бизнес эффпективлыгы үсеше күрсәткечләренең мөһимлеген билгеләде һәм карарлар бирде.

«Монда яхшы мисал – ватан авыл хуҗалыгының уңышы. 2018 елда 19,4%ка үсеш булды, экспорт 25,8 млрд доллар тәшкил итте. 2024 елда бу 45,4 млрд доллар булырга тиеш.

Бездә казанышлар бар: Россия фән беллечләре ярдәмендә без бодай орлыклары буенча бәйсезлеген тәэмин иттек. Россиядә үзенең алдынгы агротехнологияләр булырга тиеш, бу милләтнең куркынычсызлык мәсьәләсе булып тора», – дип Президент билгеләде.

Президент Хөкүмәткә авыл территорияләрен үсеш программасын кабул итергә карар итте. Ул 1 гыйнвардан эшләргә тиеш.

Президент бай табигый ресурсларны билгеләп үтте.

«Ватан чиста продукциясе брендын булдырырга карар итәм. Аның җитештерүендә кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз технологияләр кулланыу турында әйтергә, югары сыйфатны күрсәтергә тиеш», – дип Президент билгеләде.

«Эшмәкәрләргә ярдәм итергә кирәк. Аларны конкурентлылыкны формалаштыруга, бизнес-планнарны гамәлгә ашыруга ярдәм итергә, шартлар булдырырга кирәк. Татарстан – яхшы регион, монда сөйкемле салым һәм башка өстенлекләр булдырылган», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

«Сәламәтлек – ТР социаль-икътисади үсеш стратегиясенең төп нигезләрнең берсе. Татарстанда авыл хуҗалыгы үсеш алган. Аерым продуктларны җитештерү буенча без Россия регионнары арасында лидер булып торабыз. Татарстанда хәләл индустриясе үсеш алган. «Россия-Ислам дөньясы» саммиты кысаларында республика ислам дөньясы үсеше үзәгенә әйләнә», – дип Талия Ильгизовна өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International