Владимир Путин технологик стартапларга хосусый инвестицияләр өчен максималь уңай шартлар формалаштырырга карар итте

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

20 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелыш алдында илдәге хәл һәм үсешнең стратегик юнәлешләре турында сөйләде.

«2021 елда Россия икътисадының үсеш темлары 3% артырга тиеш. Хөкүмәткә һәм Үзәк банкына инфляциянең максатчан күрсәткечләренә керергә кирәк. Тарихыбызда беренче тапкыр безнең резервлар дәүләтебезнең тышкы бурычын каплый. Россия бюджетына акча Милли муллык фондында средстволарны урнаштырудан килә», – дип Владимир Путин әйтте.

Югары үсеш темпларына чыгу өчен икътисадның системалы проблемаларны чишергә кирәк. Моның өчен 4 юнәлеш билгеләнде:

  1. Яңа технологияләр һәм
  2. Эшлекле климатны һәм милли юрисдикция сыйфатын яхшырту. 2020 елда инвестицияләр күләме 6-7% үсергә тиеш.
  3. Инфраструктур чикләмәләрне бетерү
  4. Кадрларны әзерләү, көчле фәнни-технологик базаны булдыру.

«Технологик үсеш яңа базарларны алырга мөмкинлек бирә. Бездә уңышлы компанияләр саны артырга тиеш. Технологик стартапларга хосусый инвестицияләр өчен максималь уңай шартлар формалаштырырга карар итәм. Таләп ителгән законнарны кабул итергә, яңа технологик юнәлештә эшләргә кирәк. Канунчылык чикләмәләрне булдырмаска, ә, киресенчә, үсешкә ярдәм итергә тиеш», – дип Президент билгеләде.

«Югары технологияләр – хәзерге вакыт. Татарстанда технологик стартаплар технопаркларда чагылыш табалар. ИТ-белгечләр өчен Иннополис беренче махсус икътисади зонасы булган шәһәр булдырылды. Анда төрле өстенлекләр бар. Владимир Путин биргән ярдәм итү чаралары, әлбәттә, безнең өчен бик мөһим, алар технологияләр үсешенә, бизнес берләшмәсенең киңәйтүенә ярдәм итәчәк», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International