Татарстан – Таҗикистан мөнәсәбәтләренең яңа импульсы

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан – Таҗикистан мөнәсәбәтләренең яңа импульсын Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Россиядәге Таҗикистан Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Имомуддин Сатторов 27 февральдә Казанда башладылар.

«Безнең мөнәсәбәтләр эффектив һәм нәтиҗәле булыр өчен эшләргә әзер. Татарстан – үсеш алган регион, аның уңышы – Президент Рөстәм Миңнеханов һәм аның көчле командасы. Бездә яхшы 100-еллык тарих бар, икенче яктан – инновацион трендлар. Без яңа шәһәрләр-ахирәтләрне булдырырга, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне яхшыртырга телибез», – дип Талия Миңнуллина сәламләде.

«Без Татарстанда икенче тапкыр. Узган елда без Премьер-министр белән килдек. Татарстан тиз үсә. Кайбер позицияләр буенча сез Россиянең бөтен күләменнән зур өлешен чыгарасыз. Владимир Путин сезнең Президент эшчәнлеген югары бәяли һәм республиканың ил үсешенә зур өлешен кертүен ассызыклый, – дип илче билгеләде.

«Безнең бурыч – мөмкинлекләрне ачырга, сәүдә, инвестицион эшчәнлекне үстерергә”, – дип Имомуддин Сатторов ассызыклады.

Талия Миңнуллина Агентлык эшчәнлеге, мөһим чаралар һәм 24-26 апрельдә үтәчәк саммит турында сөйләде.

 «Саммитны без 11-нче тапкыр уздырабыз. Чара кысаларында Россия регионнары фәнни-техник, социаль-икътисади, мәдәни, белем һәм туристик өлкәләрендә аралашалар. Таҗикистанның саммитта катнашуга шат булабыз. 50 төрле чаралардан башка саммит кысаларында мөселман кино, мода фестивале үтәчәк. Саммитта дөньяның 50 артык илдән вәкилләр җыела», – дип Талия Миңнуллина сөйләде.

«Саммитта хәләл индустриягә зөр өлеш кертеләр. Russia Halal Expo күргәзмәсе үтә. Таҗикистанны монда да күрергә шат булабыз», – диде Талия Миңнуллина.

Илче чарада катнашырга теләген күрсәтте.

Яклар хезмәттәшлекне ныгыту һәм бердәм эшханәләрне булдыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

«Безгә сезнең тәҗрибәгез мөһим. Татарстан Президенты белән очрашу, республикага эшлекле визит мөнәсәбәтләребезнең яңа импульсын тудырачак дип саныйм», – билгеләде Имомуддин Сатторов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International