Татарстан чит ил бизнесын һәм республика кластерын «өйләндерергә» тели

2019 елның 1 марты, җомга

28 февральдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында «Иннокам» Ассоциациясенең коллегиясе утырышы узды. Чарада Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан икътисад министры Фәрит Абдулганиев, «Иннокам» Ассоциациясе Президенты,  «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Генераль директоры Рафинат Яруллин, «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ Сунь Чжэнхуа әфәнде, институтлар һәм эшханәләр вәкилләре катнаштылар.

Эчке үсештән тышкы аралашуга

Татарстанда чит ил инвестицияләрнең төп өлеше машина төзелешенә, техник җитештерүгә, агач эшкәртүгә бара. Төп инвесторлар – АКШ, Германия, БГЭ, Төркия, Кытай, Нидерланды һәм башка илләр. Моның турында Талия Миңнуллина белдерде.

- Бездә Татарстанның «Инвесторлар клубы» һәм 10 республика кластеры бар. Аларны «өйләндерергә» кирәк. Бу яхшы синергияне бирә ала, - дип Агентлык башлыгы белдерә. – Элек без кластерларның эчке үсеше белән шөгелләндек. Хәзер Татарстан регион-драйвер буларак дөнья тренды буенча бара ала – бу кластерлараша аралашу.

Татарстан – инвестицион уңышлы регион!

«Иннокам» бюджет субсидияләрен эффектив куллана ала. Евгений Куценко билгеләгәнчә, «Иннокам» – гамәлгә ашырылган проектлар саны буенча лидер. Әлеге тәҗрибәне кластерлар өлкәсендә мәгариф проектлары аша таратырга кирәк.

- Милли проектлар структурага үзгәрешләр кертәләр. Мәсәлән, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектының бер өлеше техологик үсешнең яңа проекты булып тора. «Иннокам» – инициативаларның логикалы операторы. Без бердәм лидерлы проект ясарга ярдәм итер идек. Шул ук проектта «технологик үзәннәр» планлаштырыла, монда да без хезмәттәшлек итә алабыз, – диде Евгений Куценко.

Кластерлар шулай ук инвестицион процесста зур роль уйный алалар.

- Беренче стадиядә регионнар бөтен инвесторларны җәлеп итәләр, икенче этапта – уңышка ирешкәч – ул инвесторларны сайлый башлый. Сайлаганда булган компетенцияләргә таяна. Кластерлар шул картаны күрсәтәләр дә.

Яхшылык билгесе белән

«Иннокам» яңа горизонтларга ирешә. Ассоциация Президенты Рафинат Яруллин сөйләгәнчә, 2018 елда «Иннокам» Кластерлы Анализ Европа Секретариатының көмеш лейблын алды. Хәзер Ассоциация составына 83 оешма керә. Дәүләт ярдәмен 25 оешма алды. «Innokam.pro» порталында 1,1 мең катнашучы теркәлгән.

Яшлә, эшлә, укы, ял ит!
Кластерның динамикалы үсеше зур чит ил партнерларын җәлеп итә. Мәсәлән, «Хайер Индастри Рус» компаниясе «Иннокам» Ассоциациясенә кабул ителде. Компания Генераль директоры Сунь Чжэнхуа сүзләре буенча, «Яшлә, эшлә, укы, ял ит» – Haier сәнәгый паркының концепциясе булып тора. Индустриаль паркта кер юу машиналарын җитештерү буенча завод 2019 елның августында эшли башлачак.

Euromonitor агентлыгы буенча Haier 9-нчы тапкыр зур көнкүреш техникасын сату күләме буенча дөнья лидерларның исемлеген җитәкләде.

Коллегия «Иннокам» Ассоциациясе һәм «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ арасында стратегик партнерлык турында меморандумга кул кую белән тәмамланды.

Үз урынын һәм инвесторны табырга

- Агентлык республика кластерларыннан чыккан теләсә нинди инициативаны хупларга әзер. Безне милли проектларда перспектив урыннарны әзләүдә зур бердәм эш көтә, – дип Талия Миңнуллина әйтте. – Әмма моның өяен әле күп сорауларга җавап бирергә кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International