Казанның тарихи үзәген төзегәндә шәһәрдә яшәүчеләр һәм инвесторларның кызыксынулары исәпкә алыначак

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Казанның тарихи үзәгенең тотрыклы үсеш концепциясе турында түгәрәк өстәл артында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында шәһәрнең инвестицион-төзелеш комплексы вәкилләре сөйләштеләр.

Якын 10-15 елда шәһәр үсеше концепциясе өстендә идарәара комиссия эшли, аның составына 30 белгеч керә. Комиссияне Казан мэры Ильсур Метшин җитәкли.

Беренче очрашуда республика Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинин, ТР ТКХ һәм төзелеш, архитектура министрының урынбасары Владимир Кудряшев, ТР мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет рәисенең урынбасары Светлана Персова, «Мәдәни һәйкәлләрне саклау Бөтенроссия берләшмәсе» рәисенең урынбасары Фарида Забирова,  архитектор Олег Маклаков, девелоперлар һәм башкалар катнаштылар.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина инвесторлар белән очрашу оештырды.

«Казан үзәгендә төзелеш буенча күп бәхәсләр булды. Балансны сакларга авыр. Территориянең шәһәр төзелеше үсешен һәм тарихи мирасны сакларга кирәк», – дип Денис Калинин билгеләде.

Концепция  шәһәр хакимиятенә генә түгел, шәһәрдә яшәүче кешеләргә, инвесторларга да кирәк. Төрле хезмәттәшлек формаларын карыйбыз. Без инвесторларны җәлеп итәбез, дәүләт-хосусый партнерлык вариантларын эшкәртәбез. Татарстанда социаль-җаваплы бизнес үсеш алган», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Шәһәр үзәге үсеше концепциясен булдыру кирәклеге турында Урбанистика институтының җитәкчесе Святослав Мурунов әйтте. Концепцияне формалаштыруда экспертлар Казанның төрле периодларда үсеш этапларының генетик анализына таяначак.

Хәзерге шәһәрләр – динамикалы үскән организмнар. Шәһәр вакыт һәм җәмгыять белән үзгәрергә тиеш. Моны күрсәтер өчен Талия Миңнуллина шәһр төзелеш трендларын күрсәтте.

Олег Маклаков әйткәнчә, Казан үзәгенең үсеш гипотезы бөтеньяклы тикшерүләрдән соң 10 июньгә әзер булачак. Алга таба ул Түбән Кабан күле территориясен төзү мисалында кулланылачак.

Идарәара комиссиянең нәтиҗәләре дүрт документ булачак: Концепция, документлар пакеты, территориянең инвестицион моделе һәм архитекторлар, хакимият органнары өчен методикалы күрсәтмәләр.

Территория өстендә эшләү Адмирал бистәсеннән башланачак. Март азагында бу шәһәр өлешенең мөмкинлекләрен үзләштерү мөмкинлекләрен өйрәнү буенча инвесторлар өчен беренче семинар узачак.

Экспертлар фикере буенча бердәм Концепция 2020 елның башында гамәлгә ашырылачак.

Чара сораулар-җаваплар белән тәмамланды. Инвесторларның проектта катнашу мөмкинлеге каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International