Талия Миңнуллина «Югострой» Чехия концерны белән хезмәттәшлек һәм аралашу турында килешүгә кул куйды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Прагада Россия һәм Чехия арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 11-нче утырышы нәтиҗәсендә берничә документка кул куелды. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм «Югострой» Чехия концерны директоры Иржи Герле аралашу һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

«Татарстан һәм Чехия мөнәсәбәтләре үсә. Нефтехимия, энергетика, машина төзелеше, фармацевтика өлкәсендә актив хезмәттәшлек бара. 2018 елда Татарстан-Чехия товар әйләнеше 41%ка үсте һәм 632 млн доллар тәшкил итте. Бүген без хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур адым ясадык», – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

Татарстанда шулай ук «ПО ЕлАЗ» һәм «Д’Пласт Эфтек» Чехия компаниясенең бердәм оешмасы эшли.

Башка бердәм проектлар арасында – «Аквакомп Хард» компаниясенең Казан вертолет заводында гальваник җитештерүен булдыру, «Велка Битеш» компаниясе Казан агрегат заводында «КВЗ» өчен көч установкаларын җитештерә. Моннан башка «Симонов исемендәге ОКБ» белән бергә эш алып барыла.

«Иннополис» МИЗында резидент буларак «Элсур» ҖЧҖ теркәлгән, ул электротехник җиһазлар белән шөгелләнә.

Фото: tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International