Татарстанда Чехия бизнесы өчен бөтен шартлар бар

2019 елның 8 марты, җомга

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе составында Россия-Чехия бизнес-форумында катнашты. Форум бүген Прагада Россия-Чехия хөкүмәтара комиссия кысаларында үтте һәм илләр һәм регионнар арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр үсеш перспективасына багышланды. Форум барышында Чехия сәүдә һәм сәнәгать министры Марта Новакова, Россия сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров чыгыш ясадылар.

«Без Чехия бизнесы һәм капиталы республикабызга җәлеп итүдә кызыксынабыз. Үзара табышлы элемтәләрне киңәйтүгә шат булабыз. Ярдәм итергә әзер. Чехия республикасы – Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе», – дип Татарстан Президенты билгеләде.

Денис Мантуров билгеләгәнчә, Россия һәм Чехияне бизнесны алып бару өчен сөйкемле кагыйдәләрне формалаштыруда охшаш курс бәйли. Локализация нәтиҗәсендә чит ил компанияләре Россия базарына чыга алачаклар.

«Без Чехия белән булган мөнәсәбәтләргә шат, тышкы сәяси хәлгә карамастан, аларны ныгытырга дәвам итәбез. Татарстанда Чехия бизнесы өчен уңайлы шартлар бар. Инфраструктура үскән. УКСИҮТ, МИЗлар территориясендә салым өстенлекләре бар. Татарстанда эшли торган Чехия компанияләре бар, бүген без тагын бер килешү булдырдык – «Югострой» концерны белән. Бездә потенциал зур», – дип Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Татарстанда сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне координацияләү буенча бердәм эшлекле группа эшли, хакимият һәм бизнес диалогы төзелгән. Чехия виза үзәге ачылган, Казан һәм Прага арасында авиа элемтә бар, Чехиядә Татарстан Сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International