Япония Татарстанда җитештерүне урнаштырып, Россия компанияләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тырыша

12 март 2019 ел., сишәмбе

Бүген Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина Япония компанияләре вәкилләре белән хезмәттәшлек вариантлары турында сөйләште.

Республиканың бердәм презентацион үзәгендә кунакларга Татарстанның икътисади эшчәнлеге белән таныштырдылар.

«Бөтен юнәлешләрдә сез беренче урында!», – дип кунаклар әйттеләр.

«Бездә Япония белән яхшы мөнәсәбәтләр, күп бердәм проектлар бар. Мин Япониядә берничә тапкыр булдым һәм аның уникаль мәдәнияте белән сокланам. ТОкио, Киото, Канадзава һәм башка шәһәрләрдә булдым. Гадәт буенча без сезнең илдә Татарстан-Япония эшлекле форумын үткәрәбез», – дип сәләмтәү сүзендә Талия Миңнуллина билгеләде.

Татарстанның партнерлары арасында Yokogawa, Sojitz, IIDA Group, Soramitsu компанияләре бар һәм республика хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер.

«Без илләр һәм регионнар арасында аралашу өчен бөтеняклы ярдәм күрсәтербез», – дип Талия Ильгизовна өстәде.

«Татарстанда күп өстенлекләр бар, алар арасында географик урын, логистика. Эшчәнлегебездә экологик куркынычсыз технологияләр кулланабыз. Шулай, монда һәрвакыт киләсе килә», – дип Япония бизнесы вәкилләре ассызыкладылар.

Очрашу кысаларында азык-төлек, химия сәнәгате һәм фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования