Татарстан – беспилотниклар өчен «пилотлы» регион

14 март 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгының урынбасары Александр Морозов безнең республика юлларында роботлы машиналарның барлыкка килү турында әйтте.

«Беренче машмналар-беспилотниклар Мәскәү һәм Татарстан урамнарына апрель-май азагында чыгачак», – дип әйтте.

Шундый экспериментны башлап җибәрү турындв карарга Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйды.

Экспериментта «Яндекс», Мәскәү машина-юл дәүләт техника университеты, «Аврора», КАМАЗ, «Иннополис» һәм Таганрог университеты катнашачаклар.

«Автонет» Милли технологик инициативасының эшлекле группасы җитәкчесе һәм «ГЛОНАСС» партнерлыгы президенты Александр Гурко сөйләгәнчә, бу елда юлларга 150 пилотсыз машина чыгачак, аларның күбесе «Яндекс»ныкы. Платформалар буларак Nissan, ГАЗ, КАМАЗ, Ford Focus һәм Kia Optima чыгалар. Беспилотниклар махсус билге – литер «А» алачаклар. Эксперимент 2022 елга кадәр дәвам ителәчәк.

Искә төшерик, 2018 елдан Иннополис Татарстан һәм «Яндекс» компаниясе арасында килешү буенча пилотсыз такси кулланыла торган Европада беренче шәһәр булды.

- Без бу өлкәдә потенциалыбызны югары бәялибез. Әмма пилотсыз транспорт хәрәкәтен регулярлаштыру сораулары әле чишелмәгән. Олег Афанасьев сүзләре буенча беспилотниклар өчен программалы тәэминатын эшханә үзе уйлап таба, ә аппарат платформасы партнерлар белән бергә булдырыла.

- Татарстан пилотсыз транспортка әзер. Бездә транспорт элемтәсе, юллар үсеше өлкәсендә берничә зур проект бар. Татарстан һәм «Яндекс» компаниясе арасында килешү – шундый инициативаларны алга таба мавыктыруда кызыксынуын дәлилли, – дип Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтә. – Шундый ачыклык халыкара бизнес өчен сөйкемле. Экспериментларның уңай нәтиҗәләре республикага яңа инвесторларны җәлеп итәчәк. Татарстан машина төзелеше өлкәсен актив үстерә һәм Германия һәм АКШ машина җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования