«Иннополис» МИЗда җиде яңа резидент һәм ике партнер барлыкка киләчәк

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Бүген Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Иннополис» МИЗ Күзәтү советы МИЗда җиде яңа резидент һәм ике партнер барлыкка килүгә гаризалар хуплады.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина утырышта катнашты һәм перспектив проектларны гамәлгә ашыру өчен тавыш бирде.

«Иннополис» МИЗ – өстенлекләр, үсеш алган инфраструктурасы булган эшлекле активлык үзәге. Бүген каралган проектлар ИТ, нефть өлкәсе, реклама белән бәйле. Тулай инвестицияләр күләме 660 млн сум тәшкил итәчәк. Бу елда башлап җибәреләчәк», – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

 «Иннополис» яхшы шартларда ИТ компетенцияләрне үстерү өчен X5 Retail Group технологик уйлап табулар үзәге булдырылачак.

Программалы чишелешләрне куллануга лицензияләрне бирү белән «СЕРЧИНФОРМ ИНТЕГРАЦИЯ» ҖЧҖ шөгелләнәчәк.

«Магнит ИТ Лаб» ҖЧҖ EMM TanderStore корпоратив системасын тормышка ашырачак.

«ВРМ ГРУПП» ҖЧҖ эш профессияләре белгечләренә укыту һәм виртуаль ярдәм итү системасын уйлап таба.

«Аллока Аналитика» ҖЧҖ маркетингны арттыру өчке программалы продуктны уйлап табу белән шөгелләнәчәк.

«ТГТ Сервис» ҖЧҖ визуализацияләү һәм скважиналарны геофизик тикшерү мәгълүматларын анализлау өчен система булдыпа.

«Радиус исследования» ҖЧҖ МИЗда прогнозлау, сатулар стратегиясе һәм реклама модельләре белән идарә итү системасын уйлап табачак.

«Иннополис» МИЗ резидентлары статусын «Дигинавис» һәм «Ресурс» компанияләре алачак.

«Дигинавис» ҖЧҖ цифрлы технологияләр өлкәсендә алдынгы уйлап табуларга инвестицияли. Аның ярдәмендә Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшырачак.

«Ресурс» ҖЧҖ персонал табу һәм сайлау өлкәсендә югары технологияле чишелешләр тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International