Марсельдә Талия Миңнуллина белән алдынгы медицина технологияләре булган француз компаниясе белән сөйләшүләр алып бара

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Франциягә Татарстан делегациясе составында эшлекле визит белән килде.

Партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру өчен медицина технологияләрен уйлап табу буенча компания вәкилләре белән очрашу узды.

Татарстан сәламәтлек саклау объектлары белән хезмәттәшлек перспективалары, бердәм уйлап табулаарны булдыру, алар арасында «Иннополис» МИЗ каралды.

Проектларны тормышка ашыру буенча алдагы сөйләшүләр бу елның июненә планлаштырылган. Татарстан башкаласына визитта компания вәкилләре Агентлыкка киләчәк,  регионның инвестицион мәйданнары белән танышачак.

«Татарстан һәм Франция арасында уңышлы хезмәттәшлек аралашу өлкәләрен тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. 2030 елга кадәр Стратегиягә нигезләнеп без сәламәтлек һәм озынгомерлелекне саклаучы партнерлыкка приоритет бирәбез. Шулай без социаль–икътисади табышларны ныгытуга, тотрыклы үсеш өлкәсендә максатларны ирешүдә адым ясыйбыз – бу эш өчен Агентлык БМО бүләген алды», – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

2016 елда нигез салынган компания ясалма интеллект өчен программалы тәэминатны уйлап тапты, ул табиблар–кардиологлар эше өчен ярдәм итәчәк. Гадәти компьютерлы методлар белән чагыштырганда яңа система озак процедуралардан коткарачак һәм эш эффективлыгын арттырачак.

Авырулар начар хәлдә булган пациентларны бөтен медицина оешмаларында дәваларга мөмкин була.

Әлеге компания белән хезмәттәшлек француз ягы белән булган мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Франция  Татарстанның приоритетлы партнерларның берсе булып тора. Электр энергиясе, мәгълүматлаштыру, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек үсә. Татарстан территориясендә «Шнейдер Электрик» эшли, «Эр Ликид Алабуга» техник газларны җитештерү буенча проектны тормышка ашыра. «Альянс Франсез – Казан» француз телен һәм мәдәниятен үстерү буенча эшчәнлек алып бара. «Ибис» кунакханәсе, «Леруа Мерлен» һәм «Ашан» кешеләр арасында танылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International