Йохен Янссен: «Татарстан безгә коммерция потенциалын тормышка ашыру өчен кызык»

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Швейцариядә Россия Регионнар көннәре үтте. Чараны Цюрихта Швейцария Берләшкән сәүдә палатасы оештырды. Татарстан исеменнән Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы булды.

Рәсми ачыш церемониясендә Швейцария Берләшкән сәүдә палатасы директоры Дорит Саллис, киңәшче Йохен Янссен, Швейцариядәге Россия вәкиле Татьяна Воложинская катнашты.

«Швейцария һәм Россия регионнарын күп өлкәләр бәйли, безнең компанияләр өчен Татарстан коммерция потенциалын тормышка ашыру өчен кызык», – дип Йохен Янссен билгеләде. Татарстан һәм Швейцария арасында сәяси диалог ясалды, бизнес–берләшмә белән элештә бар.

Чарада катнашучылар икътисади эшчәнлек һәм инвестицион мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Пленар сессияләр кысаларында хезмәттәшлек өчен перспектив секторлар турында сөйләштеләр.

«Үсеш алган территория буларак Татарстан Россия–Швейцария хезмәттәшлеген ныгыту өчен перспектив булып тора. Без Швейцариядән бизнес һәм капиталны җәлеп итүдә кызыксынабыз. Приоритетлы юнәлешләр арасында: нефть һәм газ өлкәсе, машина төзелеше, электротехника, төзелеш, медицина һәм фармацевтика, химия сәнәгате», – дип Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Республикага визит кысаларында аның потенциалын Игорь Паунович югары бәяләде. «Татарстанда актив хөкүмәт», – дип әйтте.

Татарстан территориясендә тормышка ашырылучы уңышлы проектлар санына «BoschungKama» керә. Ул «Boschung Group» компаниясенең «КАМАЗ»компаниясе белән бердәм оешмасы булып тора һәм Яр Чаллыда урнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International