Төркия инвесторлары күкуртне эшкәртү буенча заводны ачу өчен мәйдан буларак Татарстанны сайлый алалар

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Төркия инвесторлары күкуртне эшкәртү һәм аның нигезендә продукция барлыкка китерү буенча заводны ачу өчен мәйдан буларак Татарстанны сайлый алалар.

Татарстанның Бердәм презентацион үзәгендә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре регион территориясендә булган логистика, инвестицион инфраструктура һәм шартлар белән таныштырдылар.

«Презентация өчен рәхмәт. Безнең максат – тикшеренү университетлары белән хезмәттәшлегендә яхшыртылган продукцияне җитештерергә. Без дөнья икътисадында үз урыныбызны алырга телибез», – дип инвесторлар ассызыкладылар.

Компания Россиядә элек үз җитештерүен урнашу теләге булды. Әмма бу уңышлы булмады. Хәзер, анализ ясап, алар Татарстанны сайлыйлар, Татарстан белән Төркиянең яхшы һәм эффектив партнерлык мөнәсәбәтләре формалашкан.

Сөйләшүләр нәтиҗәсендә компания вәкилләре «Алабуга» МИЗ, «Түбән Кама», «Яр Чаллы» һәм «Менделеевск» УКСИҮТларын приоритетлы мәйданнар буларак карыйлар. Хезмәттәшлек өчен «Нижнекамскнефтехим», «КАМАЗ» һәм «Татнефть» билгеләнде. Күкертне җитештерүдән башка ашламалар, хайваннар өчен азык һәм резина җитештерү карала.

«Сез дөрес билгеләгәнчә, Татарстан – ышанычлы партнер һәм инвесторларны хуплый. Төркия республикабыз өчен төп партнерларның берсе булып тора. Ныклы тарихи һәм мәдәни элемтәләр контструктив диалог төзергә мөмкинлек бирә. Хезмәттәшлек өчн без ачык. Агентлык «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли һәм партнерларга бөтен яклап ярдәм күрсәтәбез», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.

Төркия гадәт буенча Татарстанның лидерлар-инвесторлар өчлегенә керә. 2018 елда Татарстанга яңадан инвестицияләүдән соң  «Джошкуноз», KASTAMONU, ROCKWOOL һәм башка компанияләр регионда үзенең позицияләрен ныгыттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International