Инвестицион үсеш агентлыгы – яңа проектлар туган урын

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы инициативасы буенча «Пэйзакят» һәм  «ВАКФ КАЗАН» фонды арасында партнерлык килешү булдырылды.

«Payzakat» платформасы «SberUp» Сбербанк акселераторының алты җиңүчеләрнең берсе булдып тора. Беренче проект килешү буенча Казанда Собор мәчете төзүне карый – ул  «Россия-Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT»та Сбербанк иртәнге ашында 25 апрельдә тәкъдим ителәчәк.

«Бездә гадәт – бөтен әйберне Татарстан аша презентацияләргә. Россияне ислам экосистемасы кысаларында мөселманнар яшәгән регионнар аша кабул итәләр. Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы ярдәмендә без бу мәйданның дөрес сайлавын аңлыйбыз. Пилотлы проект Татарстан нигезендә эшләвен күрсәтә», – дип Сбербанк идарәсе рәисенең урынбасары киңәшчесе Бехнам Гурбанзаде уртаклашты.

Казанда саммитта Сбербанк вәкилләре ислам финанслауның мөһимлеге турында сөйләчәкләр.

«Шулай гарәпләр өчен күпер булдырылачак. Без Собор мәчете турында әйтербез, финанс технологияләрне – Сбербанкның цифрлы экосистемасын презентациялибез, анда шулай ук ислам тематикасы үсә. «Payzakat» платформасының эшләвен күрсәтербез.

«Клиент һәм финанс институты арасында мөнәсәбәтләрне регулярлаштыруда штрафлар системасы эшли. Әмма банк әлеге акчаны үзенә ала алмый: алар хәйриягә балырга тиеш. Бүген иң зур проблема – хәйрия фондларының акча җыйганда акчаның алдагы хәрәкәте турында белдермиләр. Шуңа күрә «Payzakat» платформасы булдырылды – чат-бот. Алар акчаның кайда тотолуын карыйлар һәм шулай зәкәт түлиләр», – дип Бехнам Гурбанзаде сөйләде.

«Татарстан 10 ел дәвамында Россияне ислам дөньясы белән якынайтуга эш алып бара. Моннан башка Инвестицион үсеш агентлыгы социаль юнәлешкә зур игътибар итә. Бүген Татарстан өчен мөһим проектларның тормышка ашыруга башлавына без шат, ислам илләре белән якынаюга тагын бер канал ачылды. Бу – пилотлы инициатива, алга таба ул башка проектларга масштабланырга мөмкинлек бирәчәк», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International