ICL Services компаниясе IT Service & Support Awards ике премия лауреатына лаек булды

4 апрель 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бирмингемда  SDI (Service Desk Institute) халыкара оешмасының конкурс финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү узды.

 ICL Services компаниясе Сервис Деск хезмәт бирүче зур компанияләр арасында IT Service & Support Awards ике премиясенә лаек булды. Судьялар профессионализм, инновацияләр һәм казанышларны бәяләде. Аерым игътибар Сервис Деск белгечләренең эшенә бирелде.

«ICL  – Россиянең иң зур IT компанияләрнең берсе. Компанияләр группасы Россиянең Икътисади үсеш министрлыгының «Милли чемпионнар» приоритетлы проектына сайланды, шулай ук «ТехУспех-2018» тиз үсешле Россия инновацион технологик компанияләрнең авторитетлы рейтингына керде. Бүген без ICL Services компаниясен котлыйбыз һәм аңа яңа ирешүләргә җитергә телибез», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

 ICL Services өчен бу конкурста беренче катнашу булды.

«2018 елда без эшкә Сервис-Деск диджитал-технологияләрен керттек, безнең команда үсте, яңа заказчиклар барлыкка килде. Әлеге факторлар берлеге безгә финалга чыгырга һәм җиңүгә якынаерга мөмкинлек бирделәр», – дип ICL Services ИТ-инфраструктура бүлегенең җитәкчесе  Ленар Рахматуллин уртаклашты.

ICL Services халыкара базарында 2006 елдан эшли.

Бүгенге көнгә компания – 30 илдә уңышлы эшли торган 1400 артык хезмәткәр, алар 24 сәгать буенча клиентларына рус, инглиз, француз һәм алман телләрендә хезмәт күрсәтәләр.

ICL Services финанслар, энергетика, машина төзелеше, логистика һәм ритейл өлкәсендә чишелешләр уйлап таба. Алар бизнес процесслар белән идарә итүнең эффективлыгын арттырырга һәм уйлап табулардан һәм яңа юнәлешләрне үзләштерүдән чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования