Татарстан транспорт системасын үстерә

5 апрель 2019 ел., җомга

«Казан» халыкара аэропортында федераль һәм региональ бюджетыннан субсидияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Казан-Әстерхан» регуляр рейсы ачышы узды. Әлеге килешү 2018 елның ноябрендә Әстерхан өлкәсенең губернаторы вазифаларын башкаручы Сергей Морозовның Татарстанга визиты кысаларында булдырылды. «Казан-Әстерхан» рейсы атнага өч тапкыр 50 урынлы CRJ-200 самолетларында башкарылачак.

Беренче рейс тулы булды. Элек Казаннан Әстерханга Мәскәү аша гына 5-6 сәгатьтә җитергә мөмкин булган иде. Хәзер туры авиаэлемтә ике регион башкаласын 2 сәгать юлы бәйли.

2019 елда Татарстан 24 маршрутны финанслауда катнаша: Казаннан Барнаулга, Калининградка, Махачкалага, Түбән Новгородка, Нижневартовскка, Яда Уренгойга, Омскка, Оренбургка, Пермьга, Самарага, Сургутка, Чиләбегә, Әстерханга, Ярославльга һәм Калугага, Түбән Камадан – Ростов-на-Донуга, Краснодарга, Минераль Суларга һәм Екатеринбургка, Бөгелмәдән – Нижневартовскка, Яңа Уренгойга, Ноябрьскка, Сургутка һәм Усинскка.

Моннан башка субсидияләү маршрутларына Татарстан субсидияләмәгән алты маршрут керде: Казаннан Волгоградка, Таулы-Алтайскка, Липецкка, Томскка, Усинскка, Ростов-на-Донуга.

«Татарстан гадәт буенча транспорт үсешенә зур игътибар итә. «Казан» һәм «Бегишево» ике халыкара аэропорты һәм бер эчке авиа элемтә аэропорты 40 юнәлеш буенча пассажир һәм йөк ташуларын башкара. Бу безгә Россия регионнары һәм чит илләр белән тыгыз бәйләнеш һәм эффектив хезмәттәшлек төзергә мөмкинлек бирә, шулай сәүдә-икътисади элемтәләр үсә, туристик агым арта һәм Татарстанга яңа инвесторларның керүенә яңа туры юл ача», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

«Узган елның көзендә Казанга визит кысаларында Сергей Морозов Агентлыкка килде. Сөйләшүләр барышында Татарстан-Әстерхан мөнәсәбәтләрен үстерергә карар ителде. Машина төзелеше һәс суднолар төзү, нефть, газ һәм химия, төзелеш өлкәләрендә хехмәттәшлек үсешендә кызыксыну белдерелде. Бө көннән без барлык юллар буенча эшли алачакбыз», – дип Талия Миңнуллина өстәде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования