Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы AIM Investment Award бүләген алды

9 апрель 2019 ел., сишәмбе

Берләшкән Гарәп Эмиратларында Еллык инвестицион форумы кысаларында дөньяның 9 регионыннан инвестицияләрне алга таба мавыктыру буенча агентлыклар арасында AIM Investment Award премиясен алды. 9 регионнар – Латин Америкасы һәм Кариб бассейны, Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка, Көнбатыш һәм Үзәк Африка, Көнчыгыш Африка, Көньяк Африка, Үзәк Азия, Кавказ һәм Россия, Көньяк, Көнчыгыш Азия һәм Океания, Көнчыгыш Европа һәм Төркия, Европа.

Премия 2018 елда туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча мөһим эшне тану билгесе булып тора.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы беренче тапкыр Үзәк Азия, Кавказ һәм Россия регионында инвестицияләрне җәлеп итү буенча иң яхшы агентлык булып танылды.

«Безнең командага һәм инвесторларга зур рәхмәт белдерәм. Шулай ук бөтенебезне котлыйм, чөнки монда җиңүчеләр һәм оттыручылар юк: без бөтенебез үсешкә зур өлеш кертәбез һәм кеше яшәвен яхшыртабыз, бу – бик мөһим», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Инвестицион эшчәнлекне халыкара экспертлар түбәндәге критериеләр буенча бәяләде: инвестицияләр күләме, сәүдә балансы эффекты, белем тапшыру, тотрыклылык, туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итүгә цифровизацияләүнең тәэсире.

Татарстан Республикасы ике тапкыр билгеләнде: Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы шулай ук AIM форумында күргәзмә эшчәнлеге кысаларында халыкара дәрәҗәдә регионны күрсәтү өчен рәхмәтләү бүләген алды.

Annual Investment Meeting 2019 – 143 катнашучы дәүләт, 1000 артык эксперт һәм белгеч. Форум Дубай идарәсе, БГЭ вице-президенты һәм премьер-министры Мөхәммәд бин Рәшид аль Мактум катнашуы һәм патронажы астында үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования