Moody's Татарстанны 2019-2020 елларда Россиядә иң уңышлы регионнарның берсе буларак игълан итте

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Moody's Investors Service Халыкара рейтинг агентлыгының тикшерүендә 2019-2020 елларда Россиядә икътисади яктан иң уңышлы регионнар чималлы, алар арасында Татарстан Республикасы да булуын билгеләде.

2018 елда халык кереме күп регионнарда кими бара, инвестицияләр 50%ка кимеде. Чималлы регионнарда инвестицияләр чималга югары бәяләр, сумга курс төшүе, дөнья икътисадының ныгуы аркасында булды.

«2018 елда без капиталга инвестицияләр күләме буенча узган ел дәрәҗәсен саклый алдык. Моннан башка Татарстанда без чит ил инвестицияләр күләменең 37% үсешен һәм инвесторлар географиясенең киңәюен күрдек. Чит ил эшмәкәрләре сәнәгатькә, финанс-иминлек өлкәсенә, фәнни-техник эшчәнлегенә һәм төзелешкә акча керттеләр», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.

Бу елның февралендә  Moody's Татарстанның рейтингын Bа1 дәрәҗәсенә күтәрде. Moody's аналитиклары билгеләгәнчә, югары рейтингны бирү инвесторлар һәм компанияләр өчен хәтәрләр кимүне күрсәтә. Бу «Связьинвестнефтехим» (Ba2дән Ba1 кадәр) һәм «Татнефть»не (Baa3тән Baa2 кадәр) да кагыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International